|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2022 Язмыш
Мин бала табарга теләмимИнде ничәнче егетем белән аерылышам. Монысы белән ике елга якын йөргән идек. Барыбер булмады. Һәрберсе белән бер үк төрле сәбәп аркасында аралар өзелә. Кыскасы, мин бала табарга теләмим.
Мин – акыллы хатын-кыз, барысын да уйлап эш итәм. Ләкин егетләр миңа никтер тиле кешегә караган кебек карый. Бала табып, аларның газапта яшәүләрен теләмим. Иртәгә ни буласын беркем белми.
Мин туачак баламның киләчәге өчен куркам.
Аннан соң безне (энем дә бар әле минем) әни гел кыерсытып, кагып үстерде. Эчте, бер аек көне булмады. Чит ирләр белән дә чуалды. Аның кебек үк начар әни булмасам да, үземне яхшы әни булырмын дип әйтә алмыйм.
Егетләргә шушылар хакында сөйлим дә, миннән качу ягын карый башлыйлар. Табасым килмәгәч, тапмыйм инде ул баланы. Ташласа ташлар...
Айгизә Т.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|