|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2022 Криминал
Интерпол финанс пирамидасына нигез салучы Сабировны тоткарлаган - ул Дубайда бер миллиардлык йорт сатып алганИнтерпол Finiko финанс пирамидасына нигез салучыларның берсе Эдвард Сабировны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарлаган. Блогер Андрей Алистаров шулай дип белдерде. Моннан тыш, блогер сүзләренчә, Сабиров Дубайда бер миллиард сумга үзенә йорт сатып алган.
«Татар-информ» агентлыгы Finiko финанс пирамидасына нигез салучы Эдвард Сабировның видео яздыруы, анда пирамиданың «Күләгәдәге кардиналы» - Даниэль Мәгъсүмов турында сөйләве хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Сабиров белдергәнчә, Finiko финанс пирамидасының барлык акчалары нәкъ менә анда һәм янәсе аның күрсәтмәсе белән пирамидага нигез салган тагын бер кешене – Кирилл Доронинны кулга алганнар.
Аңарчы агентлык телефон мошенниклары тиз ышанучан кешеләрне «чишендерүнең» тагын да камилләшкән ысулларын уйлап таба, дип белдерде. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына яңа схемаларның нәрсәсе белән куркыныч булуы һәм ничек алданмаска икәнлеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, мошенникларның иң танылган һәм популяр схемасы – үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыру һәм хәтта моны раслый торган документ җибәрү. Әгәр кеше моңа ышана икән, мошенник инде үз корбанын җибәрми һәм аны тулысынча бөлгенлеккә төшерә.
«Миссиянең серле булуы турында кисәтеп, мошенниклар башта барлык акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә, аннары банк кредиты алырга мәҗбүр итә. Шуннан соң инде торакка чират җитә – шул ук ысул белән, әмма торакны закладка салу рәвешендә кредит алдыралар», - диде Соловьев.
Шунлыктан шикле адәмнәр белән телефоннан сөйләшмәгез һәм шуны исегездә тотыгыз: полицейскийлар яки Федераль иминлек хезмәте вәкилләре мондый мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен беркайчан да телефонга шалтыратмый, ә сезнең белән шәхсән очраша, дип кисәтте юрист.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|