|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2022 Мәдәният
Татарстан-Калмыкия: музей хезмәттәшлегенең яңа этабыШушы көннәрдә Татарстан Республикасының Милли музее Россия Фәннәр академиясенең Калмык фәнни үзәге белән фәнни-гамәли хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Килешү нигезендә, үзәкнең белгечләре музей фондында калмыкларның һәм монгол төркемендәге башка халыкларның мәдәни мирасын өйрәнде. Татарстан Республикасының Милли музеенда 960 мең экспонат саклана. Шуларның 23 меңнән артыгы этнографик коллекция булып санала. Милли музей фондларында кунаклар буддист әйберләрен - иконалар, скульптура өйрәнделәр. Барлыгы 90нан артык объект тикшерелде. Тикшеренү нәтиҗәләре нигезендә фәнни басма чыгару планлаштырыла.
--- |
Иң күп укылган
|