|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2022 Фаҗига
Чәчәк складында зур янгында 7 кеше үлгәнМәскәүнең Комсомол мәйданында чәчәк складында кичә чыккан янгында 7 кеше үлгән. Янгын 2500 квадрат метр мәйданга зыян салган. Ашыгыч хезмәтләр складта төне буе янган корылмаларны тикшерде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны турындагы мәгълүмат сәгать саен яңартылып тора, дип яза Татар-информ.
Элек янгында биш кешенең үлеме һәм бер кешенең зыян күрүе турында хәбәр ителгән иде. Искәртик, складтагы янгынны төн уртасында гына сүндерә алдылар.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, янгын товарларны тиешенчә сакламау, янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу һәм иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү сәбәпле килеп чыккан. «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер һәлакәт урынында тикшерүчеләр эшли, кирәкле экспертиза билгеләнгән. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре, шулай ук зыян күрүчеләр турында тулырак мәгълүмат ачыклана.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|