поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
18.11.2022 Җәмгыять

«Авыру» мәхәббәт: Казанда шәфкать туташы яшүсмер кызларга ире белән җенси мөнәсәбәткә керергә тәкъдим иткән

Узган атнада башкаладагы гимназияләрнең берсендә булган вакыйга бар халыкны шаккатырды. Балалар сырхауханәсендә эшләүче 38 яшьлек шәфкать туташы яшүсмер кызларга ире белән җенси мөнәсәбәткә керергә тәкъдим иткән. Сәбәбе: сөйгәненә ярарга тырышу.

Мәхәббәт уенында катнашырга саф кызлар эзләгән шәфкать туташы. Башка сыймаслык тагын бер факт: беренче итеп ир куенына ул үзенең 14 яшьлек кызын салган дигән хәбәрләр дә бар.
 
 Шәфкать туташы сөйгән ярына ярарга тырышып, шәһәрдәге гимназиянең берсендә өч укучы кызны таба. Аларга «зурлар уены»нда катнашкан өчен акча да вәгъдә итә. Билгеле, яшүсмерләр баш тарта.
 
Ир турында да кайбер мәгълүматлар билгеле. Ул беркайда да эшләми, моңа кадәр мошенниклык һәм ялган документлар кулланганы өчен җавапка тартылганы да булган. Безнең мәгълүматлар буенча 33 яшьлек ир-ат һәм аның белән яшәгән 38 яшьлек хатынга карата РФ Җинаятьләр кодексының ике маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше бара. Балаларга психологик ярдәм күрсәтелә.
 
Инде хәзер адәм баласын мондый юлга нәрсә этәргәне турында уйлап карыйк. Бигрәк тә хатын-кызларны. Мондый очраклар җәмгыятькә диагноз куярлык очракмы? Шушы сораулар белән психология фәннәре магистры, психолог Чулпан Нигъмәтҗановага мөрәҗәгать иттек.
 
Белгеч фикеренчә, мондый акылга сыймаслык гамәлләргә гадәттә психик яктан сәламәт булмаган кешеләр бара. «Психологик тайпылышларның сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Әйтик, балачакта алган психик җәрәхәтләр, органик тайпылышлар яисә организмдагы эндоген үзгәрешләр. Мәсәлән, ачык яисә ябык рәвештәге шизофрения», – дип аңлата психолог.
 
Чулпан Нигъмәтҗанова сүзләренә караганда, рухи яктан хатын-кызларның йомшаграк һәм хисчәнрәк булулары аларны әнә шундый куркыныч адымнар ясарга этәрергә мөмкин. «Алар «корбан» позициясенә тизрәк бирешә. Бу да – организмда булган психологик җәрәхәтләргә нокта куймау, негатив җыелу һәм түбән үзбәянең ачы җимеше», –  дип саный белгеч.
 
Белгеч сүзләренчә, бу гамәлләре белән дөньяны шаулаткан ир-ат һәм хатын-кыз арасында сәламәт мөнәсәбәтләр һәм чын мәхәббәт булган дип әйтергә тел әйләнми.
 
–  Икесендә дә психологик тайпылышлар бар. Ир-ат – тиран-абьюзер, ә хатын-кыз – корбан позициясендәге зат, – ди психолог. – Мондый куркыныч очраклар җәмгыятьнең сәламәт булмавын әйтә. Психологик яктан авырулар, чыннан да, хәзер бик күп. Моның сәбәпләре дә төрле. Әйтик, ил-көндә барган вакыйгалар, күп нәрсәнең рөхсәт ителүе (вседозволенность), мәгълүмат күплеге. Болар барысы да аңга негатив йогынты ясый.
 
Табиб-педиатр Илдус Лотфуллин исә моны системалы проблема дип атарга ашыкмый. Бу – аерым кешенең саулыгына бәйле куркыныч фаҗига.
 
– Барлык детальләре дә расланса, чынлап та, коточкыч җинаять инде бу. Ни кызганыч, шәфкать туташы да, табиб та кеше генә шул. Алар да җинаятьче була ала, – ди ул. – Бу фаҗига балаларның хокукларын саклау системасының никадәр мөһим икәнен кабат исбатлый. Безне никадәр генә ювеналь юстиция (балигъ булмаганнар хокукларын яклау буенча махсуслашкан суд-хокук системасы. – Авт.) белән куркытмасыннар, нәкъ менә шундый очракларны булдырмас өчен кирәк тә ул. Бала хокуклары турында сөйли башласалар, һаман саен: «Мультиклар гаепле», «Интернет боза» «Хэллоуин боза», – дип әйтә башлыйлар. Бу кыз баланың фаҗигасендә дә Хэллоуин гаеплемени? Әллә инде вакытында асоциаль гаиләне танып белү системасының начар эшләвендәме гаеп?
Фото: пиксабай
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.11.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»