поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
16.11.2022 Милләт

Петербургта татарлар арасында шахмат турниры узды

Шушы көннәрдә Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар арасында шахмат турниры узды. Турнир үз заманының күренекле шахматчысы - Рәшит Гибәт улы Нәҗметдиновның тууына 110 ел тулуга багышланган иде.

Рәшит Нәҗметдинов 1950-60нчы елларда Советлар Союзының иң кызыклы шахматчыларының берсе, халыкара мастер, татар телендә үз-үзеңне укыта торган китап авторы була. Нәҗметдинов үзенең осталыгын үсеп килүче буынга тапшыра һәм Казан һәм Татарстанда җитди, көндәшлеккә сәләтле, Профессиональ шахмат мәктәбенә нигез сала.

Шахмат турниры идеясе күптән барлыкка килде. Аны тормышка ашыру белән СПБ “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Фирая Рәшитова шөгыльләнде. Шахмат турнирына 16 катнашучы җыелды, аның составына өлкән шахматчылар да, бик яшьләрдер дә керде. Биш мавыктыргыч тур уйналды, эмоцияләр, шатлык һәм аралашу күп иде. Барысы да яхшы кәефтә иде, оттырып, бик озак төшенкелеккә бирелмәделәр.

Шахмат уенын яратучы буларак, Татар мәдәни үзәге рәисе Рәис Яркаев шахматчыларны биш комплект шахмат такталары һәм сәгатьләр белән тәэмин итте. Аның урынбасары Шамил Алюшев турнирда үзе дə катнашты һәм җиңүчеләргә һәм җанатарларга оппонентлар белән көрәштә лаеклы бүләкләр тапшырды.

Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Казан шахмат мәктәбе эшчәнлеге алдагы очрашулар өчен үрнәк булып тора. Барлык катнашучылар да уенда камилләшүне дәвам итү һәм киләсе тапкыр кабат җыелу теләген белдерделәр.

Раилә Әхмәтова, Фирая Рәшитова

 


---
Piter.tatar
№ --- | 16.11.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»