• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

18.02.2011 Дин

“Алтын Урта”да Дамир Исхаков белән бергәлектә ислам буенча алтын урталык эзләнде

Ислам өлкәсендә зур гына үзгәрешләр бара. Бу турыда күп сөйлиләр, күп язалар. Татар мөселман яшьләре алга таба ничек хәрәкәт итәргә тиеш? Бүгенге мөселман яшьләре арасында нинди проблемалар бар?

Иң әүвәл, әлбәттә, ислам өммәтенең нинди юллар үткәнен барлау бик тә мөһим. Күптән түгел генә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә “Татарстанда 20 еллык ислам яңарышы: уңышлар һәм ялгышлар” дип аталган темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Кичәдә кунак сыйфатында катнашкан тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков беренче булып сүз алды. Очрашу дәвамында бүген ислам өммәтендә бара торган үзгәрешләр, 20 ел дәвамында үткән юл, көн кадагындагы проблемалар һәм татар мөселман яшьләре алдында торган бурычлар турында сөйләнелде. Сезнең игътибарыгызга милли хәрәкәттә һәм ислам яңарышында актив катнашкан шәхес, ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Дамир Исхаковның чыгышыннан өзек тәкъдим итәбез.

 

Очрашу 16 февраль көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче “Алтын Урта” клубында узган иде.

 

  “Безнең, кызганычка каршы, ислам өлкәсендәге мирас бүген дә чыгарылмаган диярлек. Ә мин тарихчы буларак беләм, безнең ислам өлкәсендәге мирасыбыз чама белән 100 томга якын. Әмма хәзерге вакытта шуның бер алтысымы-җидесеме генә чыкты әле. Чит илдәге галимнәрнең әйтүе буенча, татарның ислам өлкәсендәге илаһият хезмәтләре – ул ислам буенча дөньядагы иң яхшы мирасларның берсе. Билгеле, безнең күп кенә интеллигенция вәкилләренең күпчелеге гарәпчә белми. Алар турыдан-туры текст укый алмыйлар. Тәрҗемәләр, аны аңлатып басылган китаплар юк. Безнең мирасның басылмавының начар яклары да булды, моны Вәлиуллла Ягъкуб миңа караганда да яхшырак белә. Безнең яшьләрнең шактые чит илдә укып, читтә булган китаплар безнекенә караганда яхшырак, дип уйлый башлады. Чынлыкта ул алай түгел. Шуны да әйтеп китәргә телим: безнең бабалар исламга бик күптәннән кергәннәр, әмма кайчан кергәннәр дип бик озак бәхәсләшергә мөмкин...

 

  Һәрбер заманның үзенең үзенчәлекләре булган. Безнең бабалар ислам динен кабул иткән вакытта үзләренең милли үзенчәлекләрен саклаганнар. Вәлиулла хәзрәт бу турыда күп тапкырлар язды, мин аның белән абсолют килешәм, бу өлкәдә без аның белән фикердәшләр. Безнең татарның ислам динендә үзенчәлекләре булган, ул бар һәм ул булырга тиеш тә. Без бит гарәп түгел. Без – татарлар. Без – төркиләр. Менә шуңа күрә безнең борынгыдан килгән йолалар, гореф-гадәтләр бар. Аларны безнең борынгы бабаларның мирасы дип әйтергә кирәк. Аны без берничек тә җуя алмыйбыз, чөнки без аны югалтсак, ул вакытта без гарәпкә әйләнәбез. Без – татар икән, ул бездә сакланырга тиеш. Менә безгә шул турыда ныграк уйланырга кирәк иде. Кызганычка каршы, без бу турыда соңрак кына, безнең арага чит агымнар килеп кергәч кенә уйлый башладык.

 

  Беләсезме, еш кына әйтәләр инде, ваһһабчылар, сәләфиләр дип, алар бит туганда ук начар булып тумыйлар. Алар – шулай ук мөселманнар. Әмма алар башка җирлектә формалашкан мөселманнар. Безнең изге китап бер – ул Коръән. Әмма ул изге китапны аңлау, аның буенча үсеш һәрбер халыкта үзенчә булган. Әгәр дә сез Индонезиягә барып карасагыз яисә Һиндстандагы мөселманнарга күз салсак, аларның бит үзенчәлекләре беркая да китмәгән. Безнең дә үзенчәлекләр бар. Шуңа күрә дә без үзебезнең йөзебезне сакларга уйлыйбыз икән, без ул үзенчәлекләрне сакларга тиешбез. Менә мин сезгә бер мисал китерәм. Кеше үлгәннән соң “өчесе”н, “җидесе”н, “кырыгы”н укыту бар бит бездә. Моны бүгенге көндә берәүләр исламга кагылышы бар дип, икенчеләр кагылышы юк дип сөйли. Әмма минем, мәсәлән, бер карт казакъ бабаеннан ишеткән бер этнографның сүзен китерәсем килә, ул бабай болай дип әйткән: “Бу даталар – ана карынында баланың формалашуы белән бәйле. Ана карынында өч көннән соң яңа сыйфат барлыкка килә. Җиде, кырык көннән соң да шулай ук зур үзгәрешләр була. Ә кеше үлгәннән соң исә шул юнәлештә кирегә сүтелә”. Бәлки бу халык сүзе генәдер, әмма аның төркиләрдә шундый трактовкасы булу бик борынгы нәрсәләрнең берсе булуын күрсәтеп тора. Без бу әйберне Согуд Гарәбстанында булган дин әһелләренең артыннан барып юкка чыгарсак, без тарихыбыздагы шушы эзне югалтабыз булып чыга. Мондый әйберләр бик күп, мин моны мисал өчен генә китерәм. Безгә ул якны уйлаган вакытта (мин кайвакыт “татар исламы” дип сөйлим бит), минем белән кайвакыт килешеп бетмиләр, әмма татар өчен хас булган исламның төп үзенчәлекләре бар. Мин аның иң зур үзенчәлеге дип үзебезнең шушы рухи мирасны атар идем. Мин әйттем инде, ул безнең өчен бүгенге көндә безнең каршыда ятмый. Чөнки безнең дин әһелләре, Мәрҗани булсын, Бигиевлар һ. б. булсын, алар бит үз заманнарыннан чыгып трактовка биргәннәр ул әйберләргә. Мин, мәсәлән, галим буларак шундый фикердә: һәрбер буын исламга үзенең карашын булдырырга тиеш. Чөнки заман үзгәрә бит. Изге китап – Коръән шул килеш кала, әмма без аңа таянып яисә аны башта тотып, без заманча фикерләргә тиешбез. Шул әйбер юк икән, син дөньядан төшеп каласың. Шуңа күрә һәр заманның үзенең дин әһелләре һәм идеологлары булырга тиеш. Кызганычка каршы, татарның хәзерге иң начар хәле шунда: татарда зур дин әһелләре юк...”

Нияз САБИРҖАНОВ язып алды
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

Фикерләр

№34 (71983) / 21.02.2011 10:41:20

Ислам һәм исламият ул үзе алтын урталык!Анда артык һәм ким булган бер нәрсә дә юк!

№33 (71779) / 19.02.2011 17:39:13

Мөхтәрәм Ил,сорыйм әле.
Башта вахабит дип сүктеләр. Хәер сәләфит дип сүгәләр.
Кемнәр соң алар? Татар ауылларынна каян килгәнләр?
Элгәре бер Исхакыйны белә идем хәзел
Вәлиулла Фәез дигәнләр чыкты.
Әти әниләр тоткан безне шуңа ирәткән динебез яраксыз буламени.Ниэшләргә суң безгә.Мәхмүт муллабыз әйтә нәстә кушсалар шуны тотабыз ди.

№32 (71742) / 19.02.2011 13:50:55

№27

№31 (71713) / 19.02.2011 11:03:23

\"Әгәр бер кавемнең юл күрсәтүчесе карга булса, ул аларны үләксә базына китерәчәк\"

яхшы айткан.20 ел каргалар артыннан барабыз бит инде

№30 (71706) / 19.02.2011 10:23:54

Ризаэтдин Фәхретдин хэзрэтлэре "Җәвәмиг әл-кәлим шәрхе"нен 198 нче хәдисендэ менэ нэрсэ яза.
Тәрҗемәсе:"Дин эшләре үз әһелләренең кулларында барганда, дин өчен еламагыз (кайгырмагыз), әмма әһеленнән башкалар дин эшләрен кулларына алсалар, ул вакытта елагыз (кайгырыгыз)".

Дин эшләреннән максат дини тәгълим вә мәдрәсә идарәләре, дини дәрәҗәләр һәм дә башка нәрсәләр дә булырга мөмкин. Әһеленнән максат – яхшы вә булдыра алучы бәндәләр һәм дә укыту вә тәрбия ысулларыннан хәбәрдар булып, шәкертләрнең гомерләрен югалтмаучылар, шулай ук, казыйлык, мөфтилек вазифалары өчен Китап, Сөннәт гыйлемнәрен, сәләф юнәлешләрен белүче пакь, фикерли ала торган,эшлекле вә вазифалары башларында торучы адәмнәр булудыр.
Әдәби бәйсезлекләре үлмәгән вә динилекләре бөтенләй бетмәгән милләтләр үз ихтыярлары белән һичвакытта үзләренең дини вә гыйльми вазифалары өчен лаексыз, яраксыз адәмнәрне сайламаслар, гыйлем белән дин көрсиләренә пакь вә җитди булмаган кешеләрне якын җибәрмәсләр. Бер милләтнең дини хезмәтләре яраксыз, сәләф юнәлешләреннән хәбәрсез, гыйффәтсез вә ышанычсыз адәмнәр кулларында булса, ул милләт зәгыйфь, параличка дучар вә кыйммәтсез һәм дә:"Әгәр бер кавемнең юл күрсәтүчесе карга булса, ул аларны үләксә базына китерәчәк", — дигән шигыренә туры киләчәгенә шөбһә юк. Шуны күрүчеләр, һич шөбһә юк, еларга, яшь урынына кан түгәргә тиешле. Дини дәрәҗә тезгене үз мәртәбәсен үзе белми, эшнең әһәмиятен аңламый торган кеше кулында булу – шул милләтнең мәгънәви сурәттә үз-үзен үтерүе вә фазыйләт мәйданыннан чыгып китүе.

Әхмәт ибн Хәнбәл мөснәде: 5к, 422б.

Буген имам-мохтэсиблэрне эшлэреннэн китэргэ мэжбур итуче, ялган гаеплэр белэн аларнын исемнэрен пычратучы, жомхуриятебез моселманнары белэн идарэ итэргэ телэуче Илдуслар нэкъ менэ шушы карганы хэтерлэтэ тугелме, кардэшлэрем!

№29 (71703) / 19.02.2011 09:59:21

http://ithharul-haqq.livejournal.com/
Вщлиулла кертте гарэплэрне. буген ваххаби дип сугеп утырган кешелэр нэк шушында бастылар гыйлем юлына.

№28 (71694) / 19.02.2011 08:05:51

Кешегә тиле дип әйтергә,үзеңә бер ТИЛЕлек кирәк!!!

№27 (71687) / 19.02.2011 01:38:47

Гафу,УРЫС сүзе төшеп калган.Кабатлыйм:Мин чын татар.бабаларым Казанны кайберәүләрнең бабалары урыс белән бергәләп җимергәч бу якларга килгән.

ШЫЛАЙМЫ?!

№26 (71686) / 19.02.2011 01:35:26

тиле.Мин чын татар.бабаларым Казанны кайберәүләрнең бабалары белән бергәләп җимергәч бу якларга килгән.

№25 (71683) / 19.02.2011 00:59:01

Нуууу наконец! Син бакыртмени??? башкырт учёныыйлары буенча шылайдыр.
Син әле башкырт мариларын язмагансың 922елда ислам динен кабул иттеләр дип. Аларны да яза аласың,энем ,фәнни эшең хисабына керер!
Мәгнәсез сүләшү,пука исаб

№24 (71682) / 19.02.2011 00:58:11

Алайса белеп сөйләмәйсең икән.

№23 (71679) / 19.02.2011 00:25:08

юк, шокер..
лэкин мин теория хакында сулим.
практика башкачарак булышы момкин
ин мохиме теорияне анлау хэм тану.
э практика шуна акрынлап жайлана ул.
э теория тозелмэсэ практика эллэ кайларга барып житэргэ момкин.

Э узем улсэм минем ашларымны уткэрмэячэклэрен белэм. Мэржэни дэ улэр алдыннан: 3, 7 аш булмас - кирэк нэрсэ тугел, ди.

№22 (71677) / 19.02.2011 00:16:42

№19 га

№21 (71676) / 19.02.2011 00:14:57

№20
Руслан,энем,берәр якыныңны күмгәнең бармы синең?

№20 (71674) / 19.02.2011 00:09:01

Тагы ник шул 3,7,40 гын чэйнэргэ инде?
Инде "матбугат.ру"да ничэ ел эчендэ пешеп чыккан нэтижэсе бар бит:
ике фикер - берсе хэнэфи хэм татар традицион галинэр фикере - бу йолаларго исламда нигез юк.
икенчесе - хэзерге политиклар, историклар, недоучка-самоучка лжеханафит-муллалар фикере - торле мантыкка сыймас рэвештэ шул йоланы аклау хэм аны файдалы дип курсэту.

Э Айнурга татар халкынын башка проблемалары куренми икэн - ничу мофтияттэ ыштатта ыштан туздырырга.
Шундый тузга язмаган нэстэгэ купме вакыт сарыф ит эле! Хурлык, биллэхи!

№19 (71673) / 19.02.2011 00:05:44

922 елда ислам динен кабул итүче болгарлар-алар бүгенге чуашларның бабалары.моны бөтен донҗя галимнаре белә һәм сөйләй һәм яза.татарстан галимнаре генә белмәмешкә салыша ич.
чуашларда ислам дине эзләре бүген дә бар.Бәләбәй чуашларын беләм-псимилля дип,пәйхамбәр дип сөйләйләр.
Ислам дине татар башкортны торгыза алмас дип уйлаем.

№18 (71671) / 18.02.2011 23:24:15

№17 (71669) / 18.02.2011 23:15:21

Не пАнЯл исаб. Чувашлар 922елда ислам динен кабул иттеләрме? Кайда күргәнең бар ислам динендәге чувашны?
Минем чукынган татарны күргәнем бар.

Син аңлаешлырак яз инде,алай язарга тотынгач.
Син укып сөйлисеңме, ишетепме?

№16 (71662) / 18.02.2011 22:49:10

"Кызганычка каршы, татарның хәзерге иң начар хәле шунда: татарда зур дин әһелләре юк...”

Менә монысы дөрес. Распил гына бар. Илаһият соңгы мәсәлә алар өчен.Алар безнекеләрне укып ми черетәмени? Алар син надан, тупой, үзегез укыгыз гына дип җиппәрәләр берәр нәрсә сорасаң.
Менә Русланга зур рәхмәт. Кайбер нәрсәләргә төшендек.

№15 (71645) / 18.02.2011 21:06:53

№13
син безне чуашлар белән бутайсың.Безнең бабаларыбызны үзбәк хан асып кисеп14 буадта исламга кертергә тырышкан-ләкин бөтенләй килеп чыкмаган.

№12гә.Бу чиста тәңречелек буладыр.Кешенең иң авыр вакытында аның бәгырендәгеләр чыга.Татар-башкорт йолаларын бетерергә тырышкан аңсыз муллалар да җиңә алмаган анысын.Батша хөкемәте белән бергәләп татарны иң боронго җыен бәйрәмнәреннән җуйдырганнар,ә менә монысына көчләре җитмәгән.Хәзер дә шуңа маташалар

№14 (71642) / 18.02.2011 20:55:04

"Безнең татарның ислам динендә үзенчәлекләре булган, ул бар һәм ул булырга тиеш тә. Без бит гарәп түгел. Без – татарлар. Без – төркиләр. Менә шуңа күрә безнең борынгыдан килгән йолалар, гореф-гадәтләр бар. Аларны безнең борынгы бабаларның мирасы дип әйтергә кирәк. Аны без берничек тә җуя алмыйбыз, чөнки без аны югалтсак, ул вакытта без гарәпкә әйләнәбез. Без – татар икән, ул бездә сакланырга тиеш. Менә безгә шул турыда ныграк уйланырга кирәк иде.Кызганычка каршы, без бу турыда соңрак кына, безнең арага чит агымнар килеп кергәч кенә уйлый башладык."

Кызганычка каршы,без инде урыска әйләнгәнбез.Кызганычка каршы,тышкы кыяфәтебез белән дә,үз-үзебезне тотышыбыз белән дә алардан аерылмыйбыз.Киресенчә көннән-көн алардан калышмаска тырышабыз,хәтта алардан арттырып җибәрәсебез килә.Шулай түгелме әллә?
Инде динсез асыл милләтчеләребез безне дингә өйрәтмәкче булалармы? Гарәпкә әйләнәчәкбез дип,хәтта пәйгамбәрлек вазифасын үз өсләренә алмакчы.Шайтанчылык димиче, нәрсә дисең моны? Әллә пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең соңгы пәйгамбәр икәнен оныттыкмы? Ул киләчәктә булачак динебез ислам эчендәге мөселманнарны күздә тотып: "Гарәпнең гарәп түгелдән , гарәп түгелнең гарәптән өстенлеге юк! Өстенлек бары тик тәкъвәлек (Аллаһтан курку)белән генә!" -диде. Димәк, динебез ислам эчендә милләтләр бар һәм булачак. Безгә инде хәзер урыска охшаш хәлебездә булса да, динебез ИСЛАМны торгызу тиешле. Аллаһ татарларны урыс белән алыштыра инде. Бу турыда ул Коръәндә кисәтте инде:
"(57)...Раббым (ихтыяр итһə) һеҙҙең урынға башҡа бер халыҡты килтерер, лəкин һеҙ
Уға бер ниндəй ҙə яманлыҡ ҡыла алмаҫһығыҙ. Хаҡтыр, Раббым һəр нəмəне күҙəтеп тороусылыр."("Худ" сүрәсе)
Динебезне торгыза алсак, бәлки милләт буларак, Аллаһ безне саклар.
Әмма моның өчен Коръәни Кәримне изге китап итеп кенә түгел, ә бәлки көндәлек кулланмага әйләндерү зарури. Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм моны ничек эшләргә икәнен безгә өйрәтеп китте. Арбага бишенче тәгәрмәч кирәк булмаган кебек, динебез ИСЛАМның бернинди яңалыкларга, идея һәм идеологияләргә кытлыгы юк.

№13 (71640) / 18.02.2011 20:33:36

Мәҗүсилектән татарлар, белгәнебезчә, 922елларда исламга күчәләр.
Шул вакыттан килә ул димәкче буласызмы ИСАБ?

№12 (71639) / 18.02.2011 20:29:29

Синеңчә,
ислам = тәңречелек?????

Если нет,то 3,7,40 елы исламда юк нәмәстә!

№11 (71638) / 18.02.2011 20:21:00

Укыганга сораем да.Татарларга,төркиләргә 3,7,40,51 көннәрен үткәрү боынгы бабаларыннан ук килгән.
Бу-Тәңречелек йолалары.Аларның нигезе дә бар.
Ә сез әйтер сүзегез булмаганга бутанып утырасыз

№10 (71629) / 18.02.2011 19:20:25

Тарих укы дидем бит инде №7дә.
укы,укы ,укы!!!!

№9 (71627) / 18.02.2011 19:11:44

№7 бәй,3,7,40,51 көннәрен үткәрү россиядә генз түгел ич.Ул үзбәкләрдә дә,әзәриләрдә дә бар ич.
Нигә кеше башы бутыйсыз?

№8 (71621) / 18.02.2011 18:51:56

дамир абый татарча хэм анлаешлы сойлэде. журналист яза алмаганга ул гаепле тугел

№7 (71610) / 18.02.2011 18:09:56

!№5 3,7 40,ел үткәрүнең русия мөселманнарына ничек һәм кайчан килеп керү тарихын өйрәнү ләзим сезгә.
Укыгыз,эзләнегез, кызык дисәгез!

№6 (71607) / 18.02.2011 17:17:20
№5 (71605) / 18.02.2011 17:11:56

№2
Ә причем монда урыс?
Сез 9 көнен үткәрәсезмени?!

№4 (71603) / 18.02.2011 16:53:30

Бу әңгәмәдә Дамир әфәнденең сөйләве, сыер савучының космоста кеше үзен ничек хис итүе хакында сөйләгәне кебек килеп чыккан.

№3 (71571) / 18.02.2011 13:46:14

Биючегә сүз әйтмәгез, бии, бии остара.
Дамир әфәнде урысча сөйләгәнгә Нияз гаепле түгел бит инде.

Нияз энем булдыргансың!
Икенче юлы кеше фикерен кыска һәм төгәлрәк бирергә тырыш. Шул ук вакытта авторның фикерен тапшырганда мәгънә һәм эзлеклелекне дә югалтма.
Тәрҗемә начар түгел, әмма бик оператив язылу сәбәпле аз гына кытыршылык дөрестән дә сизелә. Әмма аны күреп, бу турыда яхшы итеп аңлатмыйча, киресенчә чеметергә тырышу матур күренеш түгел. Уңышлар юлдаш булсын!

№2 (71564) / 18.02.2011 13:16:40

Дөрес аңладыммы икән

//Без бу әйберне Согуд Гарабстанында булган дин әһелләре артыннан барып юкка чыгарсак,без тарихыбыздагы шушы эзне югалтабыз булып чыга.//

- Русиядәге християн динендәге 3,9,40,елы артыннан барсак,татар тарихнын югалтмыймы?

- Тагында алга китсәк,ата-бабаларыбыз мәҗүси диндә булган - бу тарих түгелме.

- Тарих=дин,дин=тарих - сенеңчә бер үк нәрсәме? Сезнең сүзләрдән шулай аладым. Дин тарихы белән татар тарихнын ник бутыйсыз(болгатасыз).


(тарихчы күзлегеннән сезнеңчәдер, бу турыда динчеләрнең дә фикерен беләсе килә)

Уффф, буталып беттем,сезләрне укып.

№1 (71563) / 18.02.2011 13:12:03

Авторга: Нияз, Сезнең бөтен язмаларыгыз русчадан тәрҗемә ителгән материаллардан гыйбарәт дигән тәэсир кала. Алай булса, алга таба тәрҗемәләрегезнең стилистикасын шомартсагыз иде. Читать трудновато. Или уж по-русски печатайте.
Бигайбә

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино