поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
14.11.2022 Мәдәният

«Кавказская пленница» Казанга килә

27 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында Леонид Гайдайның «Кавказская пленница» комедиясен күрсәткәннән соң, Советлар Союзы һәм Россиянең цирк артисты, кино актрисасы, РСФСРның атказанган артисты, РСФСРның Н.Крупская исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең мәртәбәле кунагы булган Наталья Варлей белән иҗади очрашу узачак.

Шунысы игътибарга лаек, 1967 елда нәкъ әлеге кинотасма «Свадьба в Малиновке», «Неуловимые мистители» һәм хәтта Высоцкий төшкән «Вертикаль» фильмнарын узып, совет кинопрокатының лидеры дип таныла.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узган иҗади очрашу вакытында залда Наталья Владимировнаның иҗатын яратучыларның барысына да урын җитмәде, хәтта өстәмә урындыклар куйганнан соң да, коридорда басып калучылар бихисап иде. Шуңа күрә Наталья ханым тамашачыларга ноябрьдә Казанга махсус килергә һәм алар белән кабаттан очрашырга, иҗат юлы турында тәвсилләп сөйләргә, шигырьләрен укырга, җырларга вәгъдә бирде. «Казанга килүемә бик шатмын. Монда гаҗәеп тамашачы. Бик зур рәхмәт, исәнлектә күрешик!»,- дип мөрәҗәгать итте залдагыларга Наталья Варлей.

Быел 3 апрельдә фильмның экраннарга чыгуына 55 ел булган. Леонид Гайдайның «Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика» тасмасын күрсәтүнең беренче елында аны 76 миллионнан артык кеше караган. Нәтиҗәдә, фильм 1967 елда Совет кинопрокаты лидеры дип таныла. Моннан тыш, совет киносының алтын чорында төшерелгән кинотасмалар арасында - 1961 елдан 1990 елга кадәр - кино караучылар саны буенча «Кавказская пленница» 4 нче урында.

Билетларны «Мир» кинотеатры кассасында алырга мөмкин https://kinoteatr-mir.ru/.


---
Татаркино
№ --- | 14.11.2022
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»