|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2022 Фаҗига
Ике самолет бәрелешкәнАКШта (Техас штатының Даллас округында) авиашоу вакытында ике самолет бәрелешкән. Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы ретробомбардировщик Boeing B-17 һавада Bell P-63 Kingcobra очкычына бәрелгән. Җимерелгән самолет калдыклары якындагы шоссега төшкән. Үзенең Твиттерында Даллас округы судьясы Клей Дженкинс очкычлар бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булуын хәбәр иткән.
“Даллас округының медицина эксперты мәгълүматларына ярашлы, кичәге Wings over Dallas авиашоуда 6 кеше үлгән. Бүген властьлар вакыйга сәбәпләрен тикшерү һәм һәлак булучыларның шәхесләрен ачыклау белән мәшгуль”, – дигән Даллас округы вәкиле.
Дженкинс үзенең подписчикларын мәрхүмнәр һәм аларның гаиләләре рухына дога кылырга чакырган.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:ru.sputnik.kg
--- |
Иң күп укылган
|