|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2022 Хәвеф-хәтәр
Айбаш авылында көчле җил манараны җимереп төшергән (ФОТО)Бүген Биектау районы Айбаш авылында гадәттән тыш хәл булган. Көчле җил вакытында мәчет манарасы җимерелеп төшкән. МЧС хәбәр итүенчә, бәхеткә, халык арасында зыян күрүчеләр юк.
Манара нигезенең черегән булуы да сәбәп булган, дип искәртелә. Конструкциясе искергән, ди җирле җитәкчелек. Мәчетне, манараны матур итеп яңартып чыгарга ниятлиләр.
Шулай ук бүген җил аркасында Казанда балалар бакчасы коймасына агач авып төшкән. Синоптиклар әйтүенчә, җилле һава торышы иртәгә дә булачак әле. Шуңа күрә игътибарлы һәм сак булыгыз!
--- |
Иң күп укылган
|