|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2022 Хәвеф-хәтәр
Казан гимназиясе укучылары ике бина арасындагы кичүнең җимерелүен видеога төшергәнКазанда 9 нчы француз гимназиясе укучылары корпус арасындагы кичүнең җимерелүен видеога төшергән. Видеода күренгәнчә, гимназиянең корпуслар арасындагы кичү идәненең бер өлеше җиргә җимерелеп төшкән, стеналарда тирән ярыклар күренә. Видео эшләнгән ракурстан куркыныч зона турында кисәтү чаралары күренми. Гимназия укучыларының әти-әниләре сүзләренчә, күптән түгел мәктәпнең бу өлеше ремонтка ябылган - терәк балкалары алмаштырылган. Элек алар, укучыларның ата-аналары сүзләренә караганда, киңрәк һәм ышанычлырак булган, ә хәзерге балкалар ышаныч тудырмый.
Ремонт вакытында кичү ябылган, әмма балалар урам ягыннан керә алган.
«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, кичү бинадан бинага күчү өчен кулланылган, шулай ук анда сыйныф бүлмәләре дә булган.
--- |
Иң күп укылган
|