|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2022 Криминал
Илназ Галәвиев адвокатын алмаштырдыТатарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясендә атыш турындагы суд процессын кичектерде. Кичә гаепләнүче Илназ Галәвиевнең сак астында булу вакытын тагын ярты елга озайттылар. Суд процессында ачыкланганча, Галәвиев адвокатын алыштырырга карар кылган – хәзер аның мәнфәгатьләрен Алексей Васильев яклаячак, дип яза Татар-информ.
Васильев бүген судка килмәде. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков адвокатның үзен болай тотуы этика таләпләренә туры килми, дип белдерде. Шуңа да карамастан, прокуратура үтенече белән суд процессын 15 ноябрьгә кадәр кичектерделәр.
--- |
Иң күп укылган
|