поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.11.2022 Шоу-бизнес

«Иң бай илләренең берсендә эшли»: Җәвит Шакировның улы чит илгә киткән

Җәвит Шакировның төпчек улы Искәндәргә 25 яшь тулган. Бу хакта Җәвит әфәнде үзе хәбәр итә. Баксаң, Искәндәр хәзер чит илдә гомер итә икән.

«Әле кичә генә бала тудыру йортыннан алып кайткан идек, кичә генә тәпи басып киткән идең, кичә генә мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына кереп, студент булып йөри идең… Кичә генә кебек…
 
Гомернең шулай сиздерми узып киткәненә, үсеп, инде хыялларыңны тормышка ашырып, оядан канат ныгытып чыгып, чит илләрдә яшәп, эшләвеңә дә, анда күп дуслар табып, аралашып яшәвеңә дә, беренче тапкыр туган көнеңне алар белән, әти-әнидән, туганнарыңнан башка каршы алуыңа да ышанасы килми. Ә чынбарлыкта шулай. Кеше, үзен «тапканчы», бу дөньяда төрле өлкәдә үзен сынап, сыналып яши. Ә синең юлың туган-үскән җирдән еракта. Син кайда гына булсаң да, ничә яшь тулуга карамастан, безнең өчен якын, кадерле, һаман да бала булып каласың.
 
Әниең белән гастрольләргә чыгып китсәк тә, күп вакытыбызны тамашачылар белән үткәрсәк тә, Илһам абыең белән генә өйдә калып, үз көнегезне үзегез күреп яшәсәгез дә, акыллы, тәртипле булдыгыз, беркайчан да йөзебезгә кызыллык китермәдегез. Монысы өчен зур рәхмәт!
 
Син үсә төшкәч, абыең, өйләнеп, үз почмагында яши башлагач та, берүзең өйдә калып, без яшәгән зур өйнең йозагы булдың. Без тыныч идек син яныбызда булганда. Эчеп, тәмәке тартып йөреп безне борчуга салмадың. Балачактагы кайбер кимчелекләр өчен тиргәгән булсак да, алары да хәзер кызык итеп искә алырлык чүп булган икән. 
 
Язган шигырьләрең, иҗат иткән җырларың белән сөендерә идең. Вакытыңны бушка уздырмадың. Синдә сабырлык та, кызулык та, дөреслек тә, шаянлык та, усаллык та, бик сирәк кешеләрдә генә була торган юмартлык та, киң күңеллелек, тәвәккәллек тә бар, улым.
 
Тәвәккәллегең – бүген чит телдә генә сөйләшә торган, дөньяның иң матур, иң бай илләренең берсендә эшләвең – шуның дәлиле. Һәрвакыт безне шулай сөендереп яшә! Туган көнең белән, балам», – дип язган Җәвит Шакиров.
 
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Искәндәрнең үзенә карата язылган "Син талантсыз!", "Элвин Грейның копиясе булырга тырышучы", "Әти-әнисе аркасында кыланып йөрүче" дигән сүзләргә җавап биреп, үзенең сәхнәгә ничек килүенә аңлатма биргәне турында язган идек.
 
"Бер генә интервьюда да мин үземне талант дип атамадым. Мин үзем өчен җырлыйм, җырларымны үзем өчен язам, йөрәгем кушканча иҗат итәм. Һәм берәүне дә үз җырларымны тыңларга мәҗбүр итмим. Ә минем җырларны тыңлаган кешеләргә рәхмәтлемен.   Әти-әнием мине бер генә концертка да, бер генә чарага да "этеп" кертмәде. Мин моңа үзем ирештем, чөнки соңгы елларда бик тырышып эшләдем. Әгәр хыялларыгызга ирешергә телисез икән, тотыгыз да эшләгез (җырчы бу урында "ХРЕНАЧЬТЕ" сүзен куллана - ред.), ә өегездә елап утырып, көнләшүдән явыз комментлар язып утырмагыз.   Әйе, күз алдыгызга китерегез, мин гадәти эштә эшләдем! Төзелештә кара эшче, официант, бармен, косметика сатучы, курьер да булдым. Шуңа күрә мине тормыш һәм хезмәт күрмәгән дип уйламагыз. Мин сезнең барыгызны да яратам. Сездән башка мин булмас идем. Сез минем йөрәгемдә", - дип язган иде Искәндәр Шакиров.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.11.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»