|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2022 Шоу-бизнес
Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев өр-яңа концерт программасына чакыра23 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә җырчы, композитор Гүзәлия һәм Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗевның өр-яңа концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Ул "Әйтәсе сүзләр" дип атала. Концерт "Иннуэндо" камера оркестры катнашында үтәчәк.
"Һәрберебезнең күңел түрендә әйтеләсе сүзләр яши. Яраткан кешеләргә, якыннарга, туганнарга, дус-ишләргә, күршеләргә. Алар һәрвакытта да назлы, якты, күркәм, нурлы, татлы, саф булсыннар иде. Ә иң мөһиме чын йөрәктән, ихластан әйтелгән.
Шул сүзләр Җир шары буйлап кояш нурлары кебек таралсыннар, җаннарны иркәләсеннәр һәм бар җиһанны изгелеккә, гүзәллеккә күмсеннәр" - дип уртаклашалар Гүзәлия һәм Артур.
Билетлар kassir.ru сайтында сатуда! Килми калмагыз!
Реклама, 6+
КЦ Сайдаш
--- |
Иң күп укылган
|