поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.02.2011 Матбугат

Телне ничек сафландырасы?

Бөтендөнья Берләшкән Милләтләр Оешмасына караган ЮНЕСКОның һәр елның 21 феврален туган тел көне дип игълан итүендә зур мәгънә бар. Бу истәлекле датаны меңнәрчә милли телләрнең язмышын кайгырткан акыллы кешеләр керткән.

Әлеге көнне бөтен ил­ләрдә олылап билгеләп үтүнең әһә­мияте, һичшиксез, безнең телебезне саклау һәм үстерү өчен дә зур. Мин үзем аның эчтәлеген башка көннәргә дә җәелдерергә кирәктер дип уйлыйм. Чөнки хәзерге заманда туган телнең хәлен кайгырту елның бер көнендә генә түгел, һәр көнендә булырга тиеш.

 

Аны туган тел мәсьәлә­ләренә багышланган төрле чаралар күрү итеп кенә түгел (болары да бик кирәк, әлбәттә), бәлки, телебезне саклау һәм үстерү өчен үткән елда эшләгән эшләргә йомгак ясау һәм шушы максатта ки­ләсе елда башкару зарури булган эшләрне билгеләп кую, тел сафлыгы өчен кө­рәшүчеләрнең сафларын ныгыту көне дип тә кабул итәргә кирәктер.

 

Бүген туган теле­безнең хә­зерге торышына, киләчә­ге­нә карата борчылырлык нәрсә­ләр бар һәм алар, минемчә, көннән-көн арта бара.

 

Шуларның берсе һәм иң җитдие – телдән һәм язма сөйләмебезнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмау. Халык тарафыннан йөзләрчә, мең­нәрчә еллар буена ка­милләштереп, эшкәртелеп, шо­марты­лып килгән теле­безнең бозылу, гарипләндерелү очраклары күп. Еш кына кайбер сүзләрне, әйтемнәрне урын­сыз, ялгыш кулланабыз, кайбер сүзләр, тәгъбирләр, җөмләләр татар теле кануннарына, фән теле белән әйт­кәндә, нормаларына туры килми, ятышсыз, кытыршы, ясалма була.

 

Мин сөйләм культурасы, яки дөрес сөйләм мәсьәлә­ләре белән азмы-күпме ярты гасырга якын шөгыльләнеп киләм, бу хакта язылган йөзләрчә мәка­лә­ләрем, дистә­ләрчә китапларым бар. Аларда телебездә хөкем сөргән меңнәрчә ялгышлар күрсә­телгән, бу хаталарны тө­зәтү юллары һәм моннан ары булдырмау өчен кирәкле тәкъ­димнәр, чаралар бәян ител­гән. Әмма, ни гаҗәп, инде дистәләрчә еллар буена күрсәтеп килгән тел ялгыш­ла­рының кү­бесе бүген дә газеталарда, радио, телевидение тапшыру­ла­рында һәм сөйләм телендә сакланып килә. Тел ялгышларын күрсәтүче бер мин генә түгел, әлбәттә, бу хакта башка авторларның да язмалары һәм телдән чыгышлары шактый күп. Фәнни эшем сөйләм культурасы, тәрҗемә теориясе белән бәйләнгән булганлыктан, миңа дөрес сөйләм мәсь­әләләре бе­лән күбрәк шө­гыльләнергә туры килә. Хикмәт бары шунда гына. Телебездәге ялгыш­ларның тотрыклы хәлдә күпләп сакланып килүенең ике сәбәбе бар. Беренчесе – туган тел мәсь­әлә­ләренә дәүләт күлә­мендә игътибар җитмәү һәм икенчесе – уку йортларында татар телен өйрәтүнең тиешле дәрә­җәдә булмавы. Хәер, бу ике сәбәп бер-берсенә тыгыз бәйләнгән: туган илне ­саклау һәм үстерү мәсьәләсенә дәүләт кү­ләмендә тиешле игътибар булмау тел укыту-өйрәтүдәге җитеш­сезлекләргә китерә дә инде.

 

Мәгълүм булганча, моннан егерме еллар элек республикабыз парламенты тарафыннан Татарстан халыклары телләре турында бик әһә­миятле закон кабул ителгән иде. Тик ул закон тиешенчә үтәлми, һәм, димәк, туган телебезне саклау, үстерү дәүләт дәрә­җә­сендәге эшкә әверелеп җит­ми. Бу урында туган тел мәсь­әләләре белән шө­гыль­ләнү республика җитәкчелеге өчен икътисад, сәя­сәт, со­циаль-куль­тура мәсь­ә­лә­ләре белән шөгыльләнү кебек үк әһә­миятле дигән хакыйкатьне искә төшерү урынлы булыр иде. Мәскәү тарафыннан милли телләр үсешенә төрлечә киртәләр корылу чорында туган телебезнең саклануы, ка­милләшә баруы өчен президентыбыз, парламентыбыз һәм хөкүмә­тебезнең бу мәсь­әләдә принципиаль карашы һәм актив мө­нәсәбәте кирәклеге ни дә­рә­җәдә мөһим икәнлеге үзеннән-үзе аңла­шыла булса кирәк.

 

Телебезне саклау, үстерү өлкәсендәге проблемалар күп төрле. Республикабыз җитәкчелеге, якын арада, бу мәсь­әләләргә багышлап җит­ди һәм эшлекле конференция уздырса, бу бик файдалы эш булыр иде. Һәм ул форумда каралачак мәсьәләләрнең иң әһәмиятле­ләреннән берсе уку йортларында татар телен өйрәтүне камилләштерү мәсь­ә­ләсе булырга тиеш.

 

Минемчә, татар телен укытуны камилләштерү – бү­ген мәгариф системасында иң кирәкле, ки­чектермичә эшлә­нәсе эш. Хикмәт шунда: татар телен укыту методикасы җитди үзгәреш кертүне таләп итә. Бу бигрәк тә туган телне русча укытыла торган мәктәпләрдә һәм сыйныфларда өйрәтүгә карый, әмма татар мәктәпләрендә дә туган телне яңа методика белән укыта башлау вакыты җитте булса кирәк.

 

Безнең мәктәпләрдә татар теле инде күп еллар буена нигездә укучыларга кагыйдә­ләр ятлату, күнегүләр эшләтү методикасы белән укытыла, телне җанлы сөйләмдә, ягъни коммуникатив метод белән өйрәтү җитми. Нәти­җәдә мәктәпне тәмамлап чыккан яшь­ләр телнең бай мөмкинлек­ләреннән тулы һәм дө­рес итеп файдалана алмыйлар, күп оч­ракта матур, җан­лы, тәэсирле итеп сөйли белмиләр. Укыту процессы күбрәк билгелә­мә­ләр, ка­гыйдәләр өйрәтүгә, кү­не­гүләр эшләтүгә корылган булу аркасында, дәресләр еш кына кү­ңелсез, җансыз үтә, укучыларда кызыксыну уятмый һәм, әлбәттә, тиешле нәти­җәне бирми.

 

Рус мәктәпләрендә 11 ел буе татар теле өйрәнгән укучыларның туган телләрендә иркенләп, дөрес итеп сөйли һәм яза белмәүләре хәзер гадәти күренешкә әверелде инде. Хәер, җанын-тәнен биреп, иҗади эшләгән кайбер укытучыларның уңай нәти­җәләре бар. Ләкин андыйлар күп түгел. Монда сүз укытуның системасын, методикасын үзгәртү ихты­яҗы турында бара. Рус мәктәпләрендә татар теле укытуда чит телләргә өйрәтү методикасын нигез итеп алырга кирәктер.

 

Тиздән булачак Халыкара туган тел көне уңае белән газета битләрендә татар теле­нең бүгенге торышы, килә­чәге, сөйләмебезнең дөресле­ге, сафлыгы, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында татар телен укыту мәсьәләләре буенча фикер алышу үткәрелсә, моның нә­тиҗәсе булмый калмас иде.


Рүзәл ЮСУПОВ
Ватаным Татарстан
№ 29 | 16.02.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»