|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2022 Милләт
Чувашиянең Тукай авылы мәктәбендә Татар мәгърифәте көне узды (ФОТО)Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылы урта мәктәбендә Татар мәгърифәте көненә багышланган иҗтимагый-танып белү чаралары узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, ТР Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Кунаклар шулай ук Урмай авылының яңартылган Җәмигъ мәчетендә булды, Марат Әхмәтов үз делегациясе исеменнән шамаил бүләк итте. Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов һәм мәчет имамы Хәмидулла хәзрәт Минаҗетдинов мәчеттә экскурсия ясады һәм кунакларны Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды. Программага шулай ук ачык дәрес, татар теле буенча мастер-класс, укучыларның чыгышлары кертелгән иде. Сәфәр кысаларында ике республиканың хезмәттәшлегенә багышланган пленар утырыш узды. Һәр җитәкче Марат Әхмәтовка сораулар бирде. Мондый очрашулар дустанә мөнәсәбәтләрне һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү өчен дәвам ителәчәк, дигән карар кабул ителде, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте.
|
Иң күп укылган
|