поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.10.2022 Шоу-бизнес

Римма Никитина: "Әти үлгән көнне сигез тапкыр аңымны җуйдым"

Римма Никитина – эстраданың үзенчәлекле җырчысы. Күпләр аның уңышка ирешүенә, танылуына ышанмады. Әмма ул – үз көче белән максатына таба атлаучы тырыш кыз.

– Римма, ялгышмасам, әти-әниең сине малай була дип көткән?
 
– Безнең дүрт яшькә өлкәнрәк бертуган апабыз Альбина бар. Шуңадырмы, әти әнигә: “Ун кыз тапсаң да, бер малай алып кайт миңа”, – дигән. Без туганчы, әни балаларының игезәк икәнен белмәгән, шуңа да малай була дип көткән. Игезәк сыңарым – 3500 грамм, ә мин 1900 грамм булып туганмын. Тугач та, кычкырмаганмын, мине үлә дип уйлаганнар. Кечкенә булгач, кулга тотарга да курыкканнар. Әни Венера исемен кушмакчы булган, ләкин әти: “Минем кызым Римма Никитина булачак”, – дигән. Игезәк сыңарым –  Тимофей исемле.  
 
– Җырчы булу балачак хыялымы?
 
– Бу күбрәк әтиемнең хыялы, ул артист булуымны теләде. Тавышым әбинекенә охшаган, әнинең әнисе нәзек тавыш белән җырлаган. Әни үзе дә матур җырлый ул. Мин көненә алты чакрым йөгерә идем. Шуңа күрә полициядә җинаять эшләре бүлегендә эшләргә теләдем. Тик мин каннан нык куркам, анализ биргәндә дә аңымны югалтырга мөмкинмен. Нәтиҗәдә Казан дәүләт мәдәният институтының иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек факультетына укырга кердем. Вокал бүлегенә керергә акча кирәк иде, андый мөмкинлек булмады. Ә балачак хыялымны клипларымда тормышка ашырам: еш кына хәрби образларда төшәм. 
 
– Син бик яшьли әтисез калгансың. Әти кызы булуың, аны яратуың җырларыңда чагыла... 
 
– Әтием 11 ел элек 3 гыйнвар көнне 49 яшендә китеп барды. Чынлап та, мин – әти кызы. Бүгенгә кадәр әтине юксынып яшим. Әти авариягә эләккәннән соң, өч ай гына яшәп калды. Үлер алдыннан “Кабергә чәчкәләр салам” җырымны еш тыңлаган. Китәсен сизгәндер инде. Әти белән бәйле бер әйбер күңелдә үкенеч булып калды. 2011 елны каршы алырга авылга кайтам дип әтигә вәгъдә биреп киттем. Ләкин ул елны шундый көчле буран булды, әни: “Юлга кар салган, кайта күрмә берүк, китә алмассың”, – дип шалтыратты. Чөнки концертлар белән гастрольләргә китәсе бар иде. Кайтам дип китеп, кайтмавым күңелдә калды. Яңа ел төнендә телевизордан Илсөя Бәдретдинованың чыршы турындагы җырын куйганнар. Мин анда куян булып биеп йөрдем. Әти мине күреп: “Минем кызым бит бу!” – дип горурланып караган. Әти үләсе көн алдыннан Кировка концертка бардык. Клуб шундый салкын иде, аякларым берни дә тоймады. Шулчак күңелдә, нәрсәдер була ахры, дигән уй узды. Шул көнне әтинең үлгәнен төштә күрдем. Әти үлгән көнне сигез тапкыр аңымны җуйдым. Әни бу бала үлер инде, дип курыккан.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 28.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»