поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.10.2022 Җәмгыять

Кирәкме икән мондый “корбаннар”?

Күрше кызы Әминә шәхси сәүдә үзәкләренең берсенә сатучы булып урнашты. “Кайта да, аякларын, уттай кызуларына чыдый алмыйча, өскә күтәреп ята”, – дип борчылып сөйләде әнисе.

Ничек арымасын: унике сәгать буе аяк өстендә торып кара әле! Берничә секундка утырып хәл алырга да рөхсәт ителми икән, хәтта сатып алучылар белән исәп-хисапны да касса артында баскан көе ясыйсы. Мондый эш шартларына риза түгелсең икән, дүрт ягың кыйбла. Табиблар бит озак вакытлар басып торуның сәламәтлеккә гаять зыянлы икәнен кисәтәләр. Аякның кан тамырлары киңәеп, йөри алмаслык хәлгә килүгә, ахыр чиктә хәтта баш миенә кан савуга китерергә мөмкин икән.
 
Бөек Ватан сугышы вакытында фашист илбасарлары әсирләргә карата шундый җәзаны юкка гына кулланмаганнар, ягъни, аларны сәгатьләр буе бастырып тотканнар. Аңнарын югалтып егылучыларны шунда ук атып үтергәннәр. Дөрес, хәзерге тук, ирекле тормышыбызны әсирләр язмышы белән чагыштырып булмый. Шулай да кайбер шәхси оешма хуҗалары, байлык артыннан куып, кул астындагы кешеләргә карата ни өчен рәхимсез кыланалар икән? Хәзер һәр сорауга җавапны интернет челтәреннән эзләргә гадәтләндек бит, мин дә аңа “мөрәҗәгать иттем” һәм андагы моң-зарга исем китте. Кемдер аяклары шешеп, бу эшкә “төкереп” китеп барган, кемдер бер минутка гына утырган булган, ә хуҗасы шуның өчен кара тавыш чыгарган, икенче берәүгә шушындый “гаебе” өчен штраф салганнар.
 
Эш шунда, янәсе: сатучы, бигрәк тә консультант-киңәшче, кибеткә керүчеләрне үрә катып каршы алырга, сәламләргә, киңәшләр бирү һәм ярдәм итү өчен һәрчак әзер торырга тиеш икән. Унике сәгать буе шулай. Моңа шәхси даруханәләрдә эшләүчеләрне, барменнарны һәм бүтәннәрне өстәргә була.
 
“Эш бирүчеләр кеше хокукларын бозалар, хезмәткәрләренең сәламәтлекләрен какшаталар. Хезмәт Кодексы үтәлми, профсоюзлар дәшми. Мондый хуҗалар өстеннән судка мөрәҗәгать итәргә була, әмма...” – дип язган берәү. Әйе шул, җиңеп чыгу икеле. “Югары”да бу мәсьәләнең күтәрелүе турында да ишеткәнем юк.
 
Баксаң, аягөсте эшләүне популярлаштыру бара икән ләбаса: моны телевизордан да күрергә була. Дикторлар да һәрчак утырган көе генә сөйләми. Сәяси вакыйгалар уңаеннан фикер алышулар белән бәйле кайбер тапшыруларда сәясәтчеләр өстәл артына баскан көе сүз көрәштерәләр. Алар арасында инде шактый өлкән яшьтәгеләре дә очрый һәм аларының арыганлыгы күренеп тора: кайсы өстәлгә таянып карый, кайсы гәүдәсен чалыштыра. Кызганып куям үзләрен. Кирәкме икән мондый “корбаннар”? Әллә аягөсте торганда баш мие яхшырак эшли микән?
 
Әйе, мондый халәттә кешенең активлыгы арта, эш нәтиҗәсе яхшыра, дип раслый интернеттагы икенче бер табиблар. Баскан хәлдә калорияләр дә күбрәк яна, бу ябыгырга да ярдәм итә икән. Өстәвенә сәламәтлеккә бик файдалы: арка, муен, йөрәк, бөер авыртуларыннан саклый, янәсе. Байтак кына күренекле кешеләр аягөсте эшләгәннәр һәм бу үрнәк җәмгыятькә яңадан әйләнеп кайта, күп кенә илләр үзләрендә әлеге тәҗрибәне куллана икән. Моның өчен инде күптән махсус өстәлләр уйлап чыгарылган.
 
– Сез аягүрә эшләргә ризамы? – дип сорадым үземнән күпкә яшь хезмәттәшләремнән.
 
– Кушсалар, каршы килмәс идек, иң мөһиме – акча түләсеннәр, – дип җавап бирделәр.
 
Ә менә күрше кызы Әминә эшеннән китте. Хәлсезләнә, авырый башлаган чөнки. Гомере буе станок артында торып эшләүчеләр бар бит, дияр кайберәүләр. Әмма барлык кешене дә бер калыпка салып карап булмый бит: һәркемнең организмы үзенә бер төрле.
 
Галиябану ХУҖИЕВА. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.10.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»