|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2022 Шоу-бизнес
Татарча җырлап танылган Оливер Мукендиның улы туганТатарча "Алмагачлары" җырын җырлап танылган Африка егете Оливер Мукенди икенче тапкыр әти булган. Шатлыклы хәбәр белән ул үзе уртаклаша. Тормыш иптәше Камилә иренә малай бүләк иткән. Габриэль дип исем кушмакчылар.
Хәтерләсәгез, Оливер Мукенди моннан берничә ел элек татарча теттереп "Эх, алмагачлары!" татар халык җырын башкарып танылган иде. Аннан соң ул бер ара Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрде, шактый дан казанды. Африканың Конго иленнән килгән Оливер узган 2019 елның июль аенда Камилә исемле татар кызына өйләнде.
"Матбугат.ру"да туй фотолары белән уртаклашкан идек.
Бер елдан 10 мартта Оливерның кызы туды. Кызга Шансельви дип исем куштылар.
«Күңел сөенә һәм елый. Минем шатлыгым, кечкенә пупсигым», — дип сөенече белән бүлеште ул чакта Оливер.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|