поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.10.2022 Җәмгыять

Әдәбият галиме Нурмөхәммәт Хисамовның килене: Тормыштан канәгать булып китте

Татар җәмәгатьчелеге әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамовны соңгы юлга озатты.

Нурмөхәммәт Хисамовның килене, Айваз Хисамовның хатыны Венера Хисамова галимнең соңгы көнгә кадәр үз аягында йөрүен әйтте, дип хәбәр итә Татар-информ.
 
«Тормыштан канәгать булып китте. Күргән саен мине кочаклый иде, «минем матурларым», - дип әйтергә ярата иде. Айваз аның белән бик якын булды. Без аның белән гел янәшәдә булдык. Урыны җәннәттә булсын», - диде ул.
 
«Соңгы елларда төрле кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Әтигә һәрьяклап ярдәм итеп тордылар. Барысына да рәхмәтлемен. Яшь чагында әти бик көчле, кырыс кеше иде, аннан куркып та ала идек. Тора-бара йомшарды. Соңгы елларда без аның белән бик дуслаштык. Әти минем кулга калды, әтине карадык. Соңгы вакытта гел рәхмәт әйтә иде. Әтине бик яраттык», - диде галимнең өлкән улы Айваз Хисамов.
 
 
Хушлашу мәрасимен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин алып барды.
 
«Нурмөхәммәт ага үз чорының олы галиме, оештыручысы, өлкән дустыбыз. Аның дөньяга, фәнгә һәм телгә үз карашы бар иде. Телнең тәмен тоеп яши торган агайларыбызның берсе булды. Бу югалту – аерым бер шәхесне генә югалту түгел. Татарны татар итеп яшәткән, аларга кадәр булган олы традицияләрне үстерә, татарны олы дәрәҗәдә күтәрә алган, дәвам иткән шушы чор кешеләре китә. Алар кылган гамәлләрнең юнәлешләрен саклый алырбызмы?» - диде ул.
 
Татарстан Язучылар берлеге Ркаил Зәйдулла Нурмөхәммәт Хисамовның әдәбиятка юлын шигырь белән башлавын искә алды. «Аның шигырьләре үз вакытында өлкән шагыйрьләрнең игътибарын җәлеп итте. Ләкин, күрәсең, ике юлны бергә алып бару кыенрак булгандыр, ул гомерен әдәбият фәненә, тарихына багышлады. Кол Гали иҗатын тикшерүдә зур уңышларга иреште. Һәр кешегә мөнәсәбәтен белдерде, туры сүзле шәхесебез иде», - диде ул.
 
 
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов галимнең тормыш иптәше Фәһимә Хисамова озак еллар Казан университетында укытуын, Нурмөхәммәт Хисамовның университетка еш килеп йөрүен сөйләде. «Казан дәүләт университеты, элекке Казан дәүләт педагогика университеты галимнәре белән дә бик нык аралашып яшәде», - диде ул.
 
«Нурмөхәммәт абый белән миңа күп аралашырга туры килде, бер институтта эшләдек. Аның төрле өлкәләрдә эшләү сәләте бар иде. Чит илләргә дә бергә йөрергә туры килде, анда йөргәндә дә ул бик яхшы юлдаш иде. Черек күл буенда да йөри торган гадәтебез бар иде. Ул яхшы киңәшләр бирә белә иде», - диде тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.
 
Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Илмир Измайлов районы башлыгы Марат Гафаров, Чүпрәле районы, галимнең туган авылы Мунчәли авылы халкы исеменнән кайгы уртаклашты. «Нурмөхәммәт абый белән Фәһимә апа бөтен тормышын фәнгә, фәнни дөньяга багышладылар. Аларның олы галим булулары белән безнең район халкы горурланып яшәде. Чүпрәлене, аның халкын хөрмәт итеп, булышып яшәделәр», - диде ул.
 
 
Мәрхүм белән хушлашырга туганнары, авылдашлары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, укучылары килгән иде. Мәрхүмне Казанның Шәмсир (Самосырово) торак пункты янындагы мөселман зиратында җирләделәр.
 
Искәртеп үтик, галим 19 октябрьдә озакка сузылган авырудан соң вафат булды.
 
Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында умартачы гаиләсендә туа. Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1997), Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, шулай ук 2002.2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясендә әгъза булып тора. Нурмөхәммәт Хисамов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Фото: Татар-информ
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»