|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2011 Дин
Мәүлидкә багышлап өр-яңа проект14нче февраль көнне Ислам дөньясы Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) туган көнен билгеләп узачак. Мәүлидкә багышлап "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесенең "Хәерле иртә!" тапшыруында өр-яңа проект эшләячәк. Аны "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе Россия ислам университеты һәм Кувейтның вакыфлар һәм дин эшләре министрлыгы белән берлектә оештыра. Проектның исеме - "Сөекле Пәйгамберебез".
Проект 14нче февраль көнне "Хәерле иртә!" тапшыруында башлана. Биредә пәйгамберебез турында вәгазьләр тыңларга, мөнәҗәт башкаручылар белән аралашырга, турыдан-туры эфирда викторинада катнашырга мөмкин булачак. Конкурс җиңүчеләрен кыйммәтле бүләкләр көтә!
"Сөекле Пәйгамберебез" проектын 14нче февральдән башлап "Хәерле иртә!" тапшыруында карамыйча калмагыз!
|
Иң күп укылган
|