|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2022 Киңәш-табыш
Өшкерүче Һәдия әби: Бүре улап утырган зәхмәтле җиргә баскан булганмынСаба районы Югары Симет авылында яшәүче өшкерүче Һәдия әбигә шифа эзләп, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, хәтта Башкортстаннан да килүчеләр бар. “Берсен дә кире бормыйм. Шулай да хәзер олыгайдым, элекке кебек күпләп кешене өшкерә алмыйм, арыйм”, — ди Һәдия әби. — Һәдия әби, өшкерү сәләте сезгә кайдан килде икән?
— Сәләт әнием Гафифәбанудан күчкәндер дип уйлыйм. Аның кешеләрне өшкергәнен хәтерлим. Барысын да карап торып, үземә сеңдергәнмен, күрәсең. Авылда берәрсе авырый башласа да, әнине дәшәләр иде.
Бер вакыйганы сезгә дә сөйлим әле. Кечкенә чагымда әниләргә ияреп урманга кура җиләгенә баргач адаштым. Аллаһның рәхмәте, урманны чыгып, өйгә юлны таптым. Тик миңа нәрсәдер булган иде. Бөтен җирем кычыта, тәнгә кызыл тимгелләр чыккан. Әни бер карауга эшнең нидә икәнен аңлады. Бүре улап утырган зәхмәтле җиргә баскан булганмын. Шуннан ул догалар укый-укый бияләй белән бөтен тәнемне уарга тотынды, үзе ара-тирә бүре улаган сыман авазлар чыгара. Ни хикмәт, тәндәге таплар бетте. Кычыту да юкка чыкты.
— Күз тигәннән өшкерүнең файдасын күрәләрме?
— Өшкертергә кемнәр генә килми. Аллага шөкер, әле берәүнең дә файдасы булмады дигәне юк. Раббым ярдәме белән барысы да савыга. Сихер чыгармыйм, әмма күз тию дә — яман нәрсә. Күзе каты кешенең карашыннан агач корырга, атлап барган адәм хәлсезләнергә, авырырга мөмкин.
‼P.S. Һәдия әбекәйгә 90 яшь тула, сөбханалла! Телефон номерын бирегез әле дип сораучылар күп — кызганычка каршы, Һәдия әбинең телефоны юк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|