|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2022 Җәмгыять
Кеше күрмәгәндә кабер казып, әтисен җирләгәннәрБөекбританиядә яшәүче хатын әтисен медицина ярдәменнән баш тартырга күндергән. Ә үлгәч, йорт ихатасында аны яшерен рәвештә мәҗүси йолалар буенча җирләгән. Эче авыртудан җәфалангач, 78 яшьлек Дональд Бретт кызы Эйрис Бреттка табиб чакыртуын үтенеп язган. Эйрис һәм аның сөйгәне Марк Уотсон иргә традицион булмаган медицинага мөрәҗәгать итәргә киңәш биргәннәр. Дональд аларның киңәшен тыңлый һәм тиздән үлә.
Үлеме алдыннан ул үзен 25 ел яшәгән йорт янында җирләүләрен үтенә. Эйрис белән Марк берничә көн эчендә кеше-кара күрмәгәндә кабер казый һәм Дональдка кызыл футболка, киң чалбар, помпонлы шапка кидереп җирлиләр. Мәрхүмнең гәүдәсен одеялга төрәләр. Кабергә шигырьләр җыентыгы һәм чәчәкләр салалар.
Берничә атна дәвамында Дональдны күрмәгән йорт хуҗасы аны эзли башлый. Полиция Эйрис белән Марктан сорау алгач, алар Дональдны яшерен рәвештә җирләүләрен һәм үлемен теркәмәвен сөйлиләр.
Мәрхүмне яру аның вафатының төгәл сәбәбен билгели алмый, әмма үлемнең табигый икәнлеген раслый.
Шулай да законсыз җирләү өчен Эйрис Бретт белән Марк Уотсонны шартлы рәвештә 4 айга иректән мәхрүм иткәннәр.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Фрипик.ру
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|