поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.10.2022 Шоу-бизнес

Рәсим Низамов: “Хәзер кешене үтәли күрә башладым"

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Хәтта идеаль дигән гаиләләр дә низагсыз яшәми, тавыш чыкмый тормый. Кешенең гомер буе бер-берсен яратып яшәвенә ышанмыйм. Ярату – ул хөрмәт, бер-береңә юл кую", - ди җырчы.

– Хатының Энҗе белән сез бер өлкә кешесе бугай? 
 
– Энҗе балалар бакчасы мөдире булып эшли. Без институтта укыганда таныштык. Ул да музыка факультетын тәмамлады. Институтны тәмамлауга гаилә кордык. Быел өйләнешүебезгә 26 ел булды. Дөресен генә әйткәндә, гаилә тормышын сыңар кашыксыз башладык. Хәер, ул чорда күпләр шулай башлагандыр. Танышлар аша тулай торактан бүлмә бирделәр. Илсур Мортаза да гаиләсе белән шунда яшәде. Бик күңелле еллар иде ул. Анда өч ел яшәдек. Олы улыбыз Рүзәл шунда туды. Аннары, Аллаһка шөкер, фатирлы булдык. Рүзәлгә 10 яшь булганда, икенче улыбыз Равил дөньяга килде. Аңа исем табу үзе бер тарих. Энҗе аның исемен балабыз туганчы ук төшендә күрде. Мәрхүм дәү әнисе: “Равил дип кушыгыз”, – дигән.
 
– Ни өчен 10 ел буе бала алып кайтмадыгыз?
 
– Шулай язган булгандыр инде. Аның каравы кечкенәсен үстергәндә олысы ярдәм итте. Хәзер олысына – 25 яшь, төпчегенә – 15. Рүзәл  Россия гадел хөкем дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлап, хәзер спорт академиясендә читтән торып укый. Шәхси оешмада эшли. Равил мәктәптә 9нчы сыйныфта белем ала.
 
– Энҗе белән 26 ел яшәү дәверендә савыт-саба шалтырадымы?
 
– Төрле чаклар булды. Хәтта идеаль дигән гаиләләр дә низагсыз яшәми, тавыш чыкмый тормый. Кешенең гомер буе бер-берсен яратып яшәвенә ышанмыйм. Ярату – ул хөрмәт, бер-береңә юл кую. 26 ел яшибез икән, без инде күптән бер-беребезне аңлаган. Һәрберебезнең холкын гына түгел, теге яки бу сүзне нинди караш белән әйтүебезне дә беләбез. Теге яки бу очракта кем кемгә юл куярга тиеш икәнен дә аңлыйбыз.
 
– Энҗене нинди сыйфатлары өчен яраттың?
 
– Менә шул ягын ошаттым да, шуңа өйләндем дип әйтә алмыйм. Яратмасам, өйләнмәгән булыр идем. Бер-беребезгә чиләгенә күрә капкачы булганбыздыр.

– Беренче күрүдән гашыйк булуга ышанасыңмы?
 
– Башта күз күрә. Димәк, күз гашыйк була. Матурлыкны бөтен кеше ярата. Ләкин күңел күзе дигән әйбер дә бар. Кешенең эчке дөньясы белән тышкы матурлыгы тәңгәл килмәскә мөмкин. Карап торышка матур булган кайбер кешеләрнең күңеле ямьсез, әшәке була. Элек яшь вакытта моңа игътибар итми идем. Хәзер кешене үтәли күрә башладым.
 
– Синеңчә, ир-атның хатын-кызга хыянәт итәргә хакы бармы?
 
– Беркемнең дә хакы юк. 
 
– Димәк, бу гамәлне кичерә алмас идең?
 
– Анысы икенче мәсьәлә. Кешенең ни өчен, нинди максат белән бу адымга барганын ачыкларга, уртага салып сөйләшергә һәм бу темага башка әйләнеп кайтмаска кирәк.

– Ә шулай да ни өчен гаиләләрдә хыянәт була соң?
 
– Хатын-кызлар өчен әйтә алмыйм. Ир-атларга килгәндә, аларны Аллаһы Тәгалә башка төрле итеп яраткан, күпчелеге сулга йөри. Ләкин бу – вакытлы күренеш. Иртәме-соңмы аның азагы булачак. Иң мөһиме – гаиләне сакларга кирәк.
 
– Бу дөньяда үкенечле гамәлләр кылганың бармы?
 
– Бәлки булгандыр. Әмма төзәтә алмаслык хаталар кылганым юк. Адәм баласы хата-ялгышларсыз яши алмый. Үкенечле югалтулар булмасын иде дип телим. Без еш кына: “Эх, менә шулай эшлисе калган”, – дибез. Алай әйтергә ярамыйдыр, чөнки кемнең кайчан китәсен Аллаһы Тәгалә үзе хәл итә.

– Дин белән дуслыгың ничек?
 
– Үземне биш вакыт намазда дип әйтә алмыйм, ләкин укыйм. Уразаны да тотам. Динебезне хөрмәт итәм. Коръән безнең яшәү рәвеше булырга тиеш, әмма без аннан тайпылабыз. Һәр мөселман кешесенә Коръән сурәләрен, аятьләрен өйрәнергә, мәгънәсенә төшенергә кирәк. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»