|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2022 Шоу-бизнес
Шатуновның байлыгы кемгә эләгер?«Ласковый май» продюсеры Андрей Разин җырчының тол хатыны Светлананың катлаулы хәлгә эләгүе турында хәбәр итә. Җырчының хатыны Светлана барлык байлыкны концерт директоры Аркадий Кудряшевка күчергән, диләр. Продюсер, җырчының концерт директоры Аркадий Кудряшов Светланага тискәре йогынты ясый, дип белдерә.
"Ул аның тарафыннан тулысынча идарә ителә һәм зомби кебек аны тыңлап кына яши", - дигән ул Русия киңкүләм мәгълүмат чараларына.
Разин сүзләренчә, артистның тол хатынын алдаганнар. Хатын-кыз бөтен байлык белән идарә итүне нәкъ Аркадийга тапшырган һәм хәзер бөтен акча белән ул эш итә, имеш.
Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан.
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|