поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
10.10.2022 Мәдәният

Казанда Җәлил укулары узачак

13-14 октябрьдә «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр мәңгелек темалар – батырлык, патриотизм, гражданлык позициясе турында фикер алышачаклар. Конференция шагыйрь-сугышчы Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил Музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышланган.

Оештыручылар – КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатиры.

«Хәзерге буын Җәлил һәм Саттар кебек шагыйрьләрне белергә тиеш, –дип билгеләп үтте Милли музейның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директор урынбасары Светлана Измайлова. – Аларның батырлыгы һәм гражданлык позициясе – хәзерге Россия өчен үрнәк, татар халкының горурлыгы».

Җәлил образын театрда һәм кинода ничек аңлаталар? Рәхим Саттар үз шигырьләрендә нәрсә турында язган? Габдулла Тукайның кайсы туганнары Бөек Ватан сугышында катнашкан? Россиянең әдәби маршрутларында Татарстан музейларының роле нинди? Болар – конференция темаларының кайберләре. Татарстан, Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Кырым, Кабардина-Балкария һәм Ырынбур өлкәсе галимнәре һәм музей хезмәткәрләре чыгыш ясаячак.

«Җәлил укулары» 1960 нчы еллардан бирле уза, – дип искәртте Светлана Измайлова. – Тикшерүчеләрнең монда әле күп эше бар. Әлегә Муса Җәлил, башка фронтовик әдәбиятчыларның фәнни биографиясе язылмаган».

Укулар Казанның өч мәйданчыгында узачак. КФУ да ачылу тантанасында катнашучыларны видеоэлемтә аша Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова сәламләячәк. Сугышчы шагыйрьләрнең чын кулъязма дәфтәрләре күргәзмәсе узачак. Студентлар Җәлил һәм Саттар шигырьләрен дөнья халыклары телләрендә башкарачак.

КФУ ФМКИда һәм Муса Җәлил музей-фатирында фәнни секцияләр эшләячәк. Шәриф Камалның мемориаль фатирлы татар әдәбияты тарихы музеенда Татар фронтовик язучылары темасына түгәрәк өстәл узачак.

Җәлил укулары нәтиҗәләре буенча җыентык чыгуы планлаштырыла.

Конференция программасы

13 октябрьдә

15.00-16.30 «Рухым минем биек…»: язмыш, поэзия һәм сугыш еллары язучыларының батырлыгы» дип исемләнгән түгәрәк өстәл (Шәриф Камалның мемориаль фатиры татар әдәбияты тарихы музее – Островский ур., 15)

14 октябрьдә

11.00-11.30 конференциянең тантаналы ачылышы (КФУ ФМКИ – Татарстан ур., 2)

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилованың сәламләве. Җәлил һәм Саттар кулъязмаларын Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан чыгару тантанасы. «Шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Рәхим Саттарның кулъязма дәфтәрләре» күргәзмәсе. «Җырларым» әдәби композициясе (КФУның Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары башкаруында Җәлил һәм Саттарның дөнья халыклары телләрендә шигырьләре)

11.30-13.00 Пленар утырыш

14.00-18.00 Секцияләр эше.

1 нче секция. «Сугыш һәм батырлык: тарихи хәтерне актуальләштерү һәм трансляцияләү проблемалары» (Муса Җәлил музей-фатиры – Горький ур., 17, 27-28 фатир.).

2 нче секция. «XXI гасыр әдәби-эстетик фикере призмасы аша фронтовик шагыйрьләрнең әдәби мирасы» (КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты-Татарстан ур., 2, аудитория 345).


---
Милли Музей
№ --- | 10.10.2022
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»