поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
08.10.2022 Язмыш

“Мин синнән башка яши алмыйм, иреңнән аерыл, бергә яшик”

Гаиләле ирләрне аздырып, балаларны ятим калдырып, күз яшьләре түктереп яшәүче хатын-кызлар турында язылган хатларны тыныч кына укый алмыйм. Шундый хатын-кызларга гыйбрәт булмасмы дип, үз башымнан үткән хәлләр турында кыскача гына язарга уйладым.

Безнең заманда, Совет чорында асыл затлар бик әдәпле, тәртипле иде. Яшьлегем чәчәк атканда Фәрит (исемен үзгәрттем) исемле егет белән таныштым. Тора-бара бер-беребезне күрмичә тора алмаслык хәлгә җиттек.
 
Өйләнешергә җыенганда сугыш башланды. Фәрит: “Язылышыйк, минеке булып кал, көтәрсең”, – диде. Мин: “Сугыш бит, дөньяның ни эше булмас”, – дип каршы килдем. Көтәргә вәгъдә бирдем. Их, вәгъдәмдә торган булсам... Сугыштан берничә хат җибәрде дә хәбәрсез югалды Фәритем. Ә тормыш дәвам итә, Фәрит юк дип тормый. 1943 елның көзендә авылга фронттан кайткан бер укытучы егет килде. Яшьлек-яшьлек шул, моңаеп утырып булмый. Күңелләр күтәрелмәсме дип, шул егет (Наил дип әйтик) белән иптәшләрчә генә сөйләшә башладык. Бер-беребезгә якынаеп киттек, ахырда өйләнешеп тә куйдык. Балабыз туды. Беренче мәхәббәт тә җырдагыча, еракта, томаннар артында калды кебек.
 
Шулай гаилә корып, әйбәт кенә яшибез. 1945 елның көзендә... Фәрит кайтып төште. Тетрәнеп киттем, нишләргә дә белмим. Бер авылда яшәгәч, очрашмыйча булмый бит. Күрешкәч: “Ник вәгъдәңдә тормадың, ник көтмәдең?” – дип битәрләде. Күп тә үтмәде: “Мин синнән башка яши алмыйм, әйдә, иреңнән аерыл, бергә яшик”, – дип, миңа тәкъдим ясый башлады бу. “Гаиләмне таркатмыйм, баламны ятим итмим, үзеңә башканы тап та, өйлән”, – дидем. Йөри торгач өйләнде, ике балалары булды, мин дә тынычландым.
 
Шулай ике якның да тормышы тынычланып, җайланып яшәгәндә ирем Наил, юл һәлакәтенә очрап, вафат булды. Хәсрәт юлдаш белән йөри диләр, хак икән. Озак та үтмәде, авырып, минем балам да үлде.
 
Бу кайгы-хәсрәт вәгъдәмдә тормаган өчен Ходай тарафыннан бирелгән җәзадыр дип елыйм да елыйм. Япа-ялгыз калдым. Фәрит өчен “җай чыкты”. Яңадан: “Хатынымны аерам, бергә яшик!” – дип вәсвәсәләнә башлады. “Минем өчен ананың һәм балаларның күз яше мәхәббәттән өстен тора, тәкъдимеңне кабул итә алмыйм”, – дидем.
 
Уйладым-уйладым да, күзенә күренмәгәч онытыр әле дип, ерак авылдагы апам янына китеп бардым. Шунда эшкә урнаштым. Бәхеткә каршыдыр инде, шунда картайган әти-әнисен тәрбияләргә дип читтән бер егет кайтты. Ул миңа өйләнергә исәп тотып, тәкъдим ясады. Апам белән киңәштем дә без өйләнештек. Ул бик акыллы кеше булды. Кулыннан килмәгән эше юк. Яңа йорт салдык. Әти-әнисе мине бик яраттылар. Мин дә аларны хәлемнән килгән кадәр тәрбия кылдым. Бер улыбыз туды. Үрнәк гаилә булып яшибез. Улыбыз да өйләнде. Киленнән уңдык. Оныклар сөю дә насыйп булды. Хәзер улыбыз, киленебез тәрбиясендә яшибез. Картлар безгә хәер-дога биреп үлделәр. Шуңа күрә, үзебез дә бәхетле картлык кичерәбез.
 
Фәрит тә үзенең хатыны белән яшәп, балаларын үстереп, кеше итеп тәрбияләгәннәр. Хәзер улы тәрбиясендә яшиләр икән. Без аның белән гомер буе очрашмыйча яшәдек. Гомеребезнең көзендә авылыма баргач, Фәрит белән очрашырга туры килде. “Үлгәнче бер очрашып, әйтәсе сүзләремне әйтә алырмын микән дип яшәдем. Менә безне Ходай очраштырды”, – ди. “Гомерләр узган, туннар тузган, миңа әйтәсе нинди сүзләрең бар соң?” – дим. “Яшьлек җүләрлекләрем белән саташып йөргәндә, синең көчле ихтыярлы, олы җанлылыгың аркасында гаиләм таркалмыйча калды. Аны мин түгел, син саклап калдың. Син минем йөрәгемдә мәңге онытылмаслык һәйкәл”, – диде.
 
Бер-беребезгә озак карап тордык, күзләребез чыланган хәлдә хушлаштык.
 
83 яшьлек әби
Фото: пиксабай
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»