|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2022 Хәвеф-хәтәр
Уфада маньяк йөри, дип куркыталар - оператив эзләү эшләре бараУфаның Совет районы территориясендә 5 октябрь кичендә Октябрь проспекты 5/2 санлы йорт (Левченко урамы буйлап) тирәсендә билгесез адәм балигъ булмаган кызга һөҗүм иткән, имеш, аны мәсхәрәләгән. Кыз бала 16-17 яшьләрдә, ди. Аннары ир кызның мобиль телефонын урлап качкан. Кичә кич бихисап мәктәп чатларында шундый мәгълүмат таралды. Мессенджерларда ата-аналарны балаларын кич ялгызы тышка чыгармаска, мәктәп һәм түгәрәкләрдән соң каршы алырга чакыралар. “Ата-аналар, сак булыгыз! Совет районында маньяк йөри”, – дигән хәбәрләр таралды.
Шикләнелүче иргә төзелгән ориентировкада ул РФ Җинаять кодексының 131 маддәсе (“көчләү”) буенча эзләнә диелгән. Иргә карап торышка 30-35 яшь, ул уртача гәүдәле, буе 170-175 см, кырынмаган йөзле, киң маңгайлы. Кара төстәге спорт костюмыннан булган.
“Башинформ” агентлыгының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы вакыйганы раслаган, һәм бу фейк түгел дигән. Әле оператив эзләү эшләре бара.
--- |
Иң күп укылган
|