поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.10.2022 Җәмгыять

«400 мең сумнан артык бурычым бар, пенсиямне шуңа тотып калалар»

Өлкәннәр ункөнлеге кысасында өлкән яшьтәгеләр өчен төрле чаралар уздырыла. Чираттагысын «Мәрхәмәт – Милосердие» Дәүләт Советы депутат берләшмәсе әгъзалары белән Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле бергәләп уздырды. «Хатын-кыз игътибары» дип аталган «кайнар линия»гә төрле районнардан шалтыратучылар булган.

–  Безгә күп кенә сораулар килде. Татарча мөрәҗәгать итүчеләр күп иде. Кешеләр район хастаханәләрендә кардиологлар җитми дип зарлана. Без аларны шунда ук тынычландырдык. Киләсе ел башыннан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы яңадан укытылган 100дән артык кардиологны районнарга җибәрәчәк, – ди «Мәрхәмәт — Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. –   Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрдән дә күп сораулар килде. Алар тернәкләндерү чаралары, подгуздниклар булмаудан зарлана. Без барлык сорауларны да язып алдык. Якын киләчәктә аларны хәл итәргә тырышачакбыз.
 
Пенсияләр билгеләү, рәсмиләштерү һәм индексацияләүгә кагылган, эшләүче пенсионерлардан үзләренә тиеш булган социаль ташламалар буенча мөрәҗәгатьләр булган. Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, кешеләр үзләренә тиешле күп кенә ташламаларны белеп бетерми.
 
– Мондый шалтыратулар кешеләргә үзләрен борчыган сорауларга тиз генә җавап алырга ярдәм итә. Өлкән яшьтәгеләр өчен телефон аша шалтыратып сорау бик уңайлы. Аларның барысы да үзенә кирәкле оешмаларга барып җитә алмый бит, – ди Сәрия Сабурская. – Сөйләшүләрдән бер апаның гозере күңелемә тиде. 81 яше белән баручы ханымның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 400 мең сумнан артык бурычы җыелган. Фатирында биш кеше теркәлгән һәм алар да шунда яши. Суд карары белән бу апаның ярты пенсиясе тотылып кала. Яшәренә дә акчасы калмый икән. Без моны контрольгә алып, барысын да ачыклаячакбыз. Ул апага булышырга тиешбез.
 
Республика халкы банк счетлары, дару һәм пенсия белән тәэмин итү, электр энергиясен исәпләү приборларын алыштыру проблемалары да турында да шалтыратып әйткәннәр.
 
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина бер районда яшәүчедән шалтырату алган.  Әлеге кеше шәһәрне төзекләндерергә кирәк дип мөрәҗәгать иткән.  Аларда базар җиһазланмаган, «күгәргән» фонтан картинаны боза, өлкәннәргә утырып ял итәргә урын юк икән.
 
– Мине пенсионерның үзе турында гына кайгыртмавы шатландырды. Ул – туган районы патриоты, аны шәһәрнең башка кешеләренә кагылышлы сораулар борчый. Өлкән буын вәкилләре үзләренең тормыш тәҗрибәләреннән чыгып безгә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтә. Мәсәлән, кайбер җирлекләрдә пенсионерлар Өлкәннәр көненә традицион бүләкләр алмаган, моны да ачыкларга кирәк, – диде Лилия Маврина.
Фото: vk.com
 
 
 
 
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»