|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2022 Шоу-бизнес
Римма Никитина татар эстрадасыннан китә?Кичә Казандагы төнге клубларның берсендә татар эстрадасының популяр җырчысы Римма Никитина үзенең өр-яңа клибын тәкъдим итте. Шунысы кызык: әлеге җыр рус телендә иҗат ителгән, ул “Даже не думай” дип атала. Халык арасында шул арада сорау туды: әллә Римма Никитина татар эстрадасыннан китәргә уйлаганмы? Гомумән, ни өчен рус теленә таба юнәлеш алган. Бу хакта җырчының үзеннән сораштык.
— Римма, кызык бит әле бу, ни рәвешле шушы җырың иҗат ителде?
— Бу җыр Мәскәүдәге “Домодедово” аэропортында утырганда башымда туды. Ул вакытта башкаладагы егетем белән аерылышкан идек. Шуннан соң килеп туган уйлар һәм хис-кичерешләр сүзләрен дә, көен дә “әзерләп” бирде. Казанга кайткач, аны яздырырга уйладым. Җыры шәп, күңелгә керә торган, шуңа күрә дә аның клибы да булырга тиеш дигән фикергә килдем. Ул да сыйфатлы һәм эчтәлекле килеп чыкты, кинолардан бер дә ким түгел. Күп кенә хатын-кызлар минеке шикелле вакыйгалар аша кичкән, әлеге композиция аларның рәсми булмаган гимнына әверелергә мөмкин, чөнки җыр тормыштан алынган.
— Ә ни өчен рус телендә иҗат ителде бу җыр? Татар эстрадасыннан китәргә телисеңме әллә?
— Русча җырларым болай да бар бит. Әйтик, “Мои хорошие, зажжем” дигәне бик популарлашып китте. Мин аларның һәрберсен яратып, бөтен күңелемне биреп башкарам. Ә татар эстрадасына килгәндә, иҗатымны дәвам итәм, әле эшлисе эшләрем бик күп.
--- |
Иң күп укылган
|