|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2022 Медицина
"Авырмасак кына ярар иде!: Ширәмәт авылы халкы борчудаТүбән Кама районы Ширәмәт авылы халкы борчуда. Хастаханәдәге тәүлек буе эшли торган бүлек ябылган. — Хәзер бер бүлекне яптылар, тора-бара көндезге бүлек тә бетәр, шундый зур хастаханә фельдшер-акушерлык пунктына әйләнеп калырмы? Якын-тирәдәге авыллар, үзебез дә табибларсыз, хастаханәсез калырбызмы? — ди Ширәмәт халкы.
Өстәвенә хастаханәдә табибларга кытлык икән. Югыйсә медицина белгечләрен авылларга җәлеп итү өчен дәүләт төрле программалар тәкъдим итә. “Земский врач” һәм “Земский фельдшер” проектлары нигезендә, авылга кайткан хезмәткәрләргә торак алу, төзетү өчен акчалата ярдәм күрсәтелә. Яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү дә каралган. Әмма болар гына ярдәм итми, күрәсең.
— Яшь белгечләр кайда яхшы, шунда эшли. Бездә сатып алырга сыйфатлы йортлар да әллә ни юк. 1,5 млн. сум тирәсенә 1960 елларда салынган агач өйләр бар барын. Тик яшьләргә бөтен уңайлыклары булган, сыйфатлы торак кирәк бит. Төзи башласаң да, озакка китә. Күбесенә өй бүген кирәк. Булсын иде ул җирле үзидарә карамагында вакытлыча биреп торырга мөмкин булган берәр торак. Яшь белгечләр килеп карый, күбесе Түбән Камада вакытлыча торак алып яшәргә мәҗбүр. Көн саен авылга эшкә йөреп арыйлар. Аннары табибларга кайда да кытлык бит. Яхшырак шартлар тәкъдим итсәләр, алар, әлбәттә, бездән китә, — ди авыл җирлеге башлыгы.
Шул сәбәпләр аркасында Ширәмәт хастаханәсендәге тәүлек буе эшли торган бүлекне япканнар. Хәзер бу хезмәт 15 чакрым ераклыктагы Кама Аланы район хастаханәсендә башкарыла. Тик ширәмәтлеләр моның белән канәгать түгел...
Фото: пиксабай
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|