поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.02.2011 Җәмгыять

Хәерче ялган буламы?

Урамда хәерче күрсә, берәүләр кызганып, кесәләрен актара башлый, икенчеләренең ачуы кабара, өченчеләре исә яннарыннан битараф кына үтеп китә. Кайберәүләр аларны “бизнес-банда” дип тә йөртә, кызганырлар дип уйлап, мескен кыяфәт чыгарып, акча эшләп йөриләр дип саный.

Хәер сорашып тору­чының кем булуын аңлау өчен, ун сум урынына берәр ризык биреп карау да җитә. Бервакыт шулай танышым белән бер-ике банан алып, кечкенә ба­ланың кулына тоттырып киткән идек, са­быйның әнисе, без китүгә, аны чүплеккә үк тотып атты. Югыйсә хәерне “ашар­га юк” дигән сылтау бе­лән сорыйлар бит. Сүз дә юк, барысы да андый тү­гелдер. Колхоз базарында еш кына хәер сорашып торучы татар әбисен очраткалыйм. Аңа ипи алып бирсәң, артыңнан рәхмәтләрен укып кала. Чаллының автобус вокзалы яныннан да тыныч кына үтеп булмый. Чегән хатыннары “дай погадаю” дип, бүре сарыкка ташланган кебек өскә ябырыла.

 

Хәер сорашучыларның барысы да ялган түгел. Башкаланың Бауман урамында “эшләүче” Галя апа моның белән инде биш елдан артык шөгыльләнә. Ул балалар йортында үскән, хәзер иске “коммуналка”да ялгызы тора. Үз гомерендә беркайчан да кияүгә чыкмаган, бу дөньяда аның бер якын кешесе дә юк икән. “Элегрәк эчәргә бик ярат­тым, шуның аркасында юньләп бер җирдә дә эшли алмадым. Стаж аз булгач, пенсиям бөтенләй юк диярлек. Хәзер бит, ачуым килмәгәе, бар әйбер кыйммәт. Мин атна саен мунчада юынам, шуның өчен генә дә күпме акча китә. Минем өчен хәер сорашу – иң кулай вариант. Күп дигәндә, көненә йөз сум акча эшлим инде. Әле ярый бүлешергә дип “түбә” килми, шунысына шат”, – ди Галя апа үзе турында.

 

Әмма хәер сорашуны эре бизнеска әверелдерүчеләр дә бар. Ни кызганыч, законнар аңа киртә була алмый. СССР заманында ул паразит күренеш булып саналды, аның өчен хәтта төрмәгә дә утырттылар. Әмма 1993 елда әлеге маддәне кулланыштан чыгардылар. Шуңа хәерче­ләрне җаваплылыкка тарту – бик авыр мәсьәлә. Хокук саклау органнары, бу хакта законда бернәрсә дә әйтел­мә­гән, дип җилкә генә си­кертә. Күп дигәндә, милиция хезмәткәрләре кулына бары тик арадашчылар гына эләгә. Алары да күп вакытта Азия илләре гражданнары булып чыга. Гадәттә гастарбайтерларны моның өчен туган иленә куалар.

 

“Гомумән әйткәндә, хәер сорашу закон буенча тыелмый, – дип аңлатма бирде Казан милициясе вәкиле Игорь Силко. – СССР заманындагы кебек бар кешене дә эшләргә мәҗбүр итеп булмый бит инде. Бездә хәер сорашучыларны, аларның күзәтүчеләрен тоткарлаулар булмады. Милиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнарны вакытлыча тоту үзәкләренә урнаштыру бе­лән ата-аналарына штраф сугудан да башка чара күрә алмый. Дөрес, профилактика чараларын барыбер уздырабыз. Бу очракта хокук саклау органнары балигъ булмаганнарны хәер сорашырга этәргән һәм аларны куркыныч астына куйган өчен җаваплылыкка тартырга мөмкин. Ә инде Азия илләреннән килгәннәр белән күбрәк миграция хезмәте шөгыльләнә”. Әмма хәер сорашучыларның кайчак гомумән бернинди гражданлыгы да булмый. Үз кәсепләрен исә алар тормыш рәвеше дип аңлата. Ә менә “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Кәри­муллин автобуска кереп дога кылучыларның бу гамәлен дингә туры килми торган дип бәяли. Дин әһеле фикеренчә, акчаны аларга түгел, ә берәр мәчет файдасына яки ялгыз карчыкка бирү яхшырак.

 

2005 елда Мюнхен шә­һәре хакимияте җәмәгать урыннарында хәер сорашып йөрүне тыя торган закон чыгара. Ә менә Гамбургта да шундый ук кагыйдәне кертеп карарга ниятләгәч, күп кенә сәясәтчеләр моңа каршы чыга. Шулай ук Бангладешта да җә­мәгать урыннарында хәер сорашуны тыйганнар. АКШ­ның Атланта шәһәрендә исә хәер­че­ләрнең проблемаларын бар халык белән чи­шәргә ке­решкәннәр, алар файдасына урамда автоматлар куеп чыкканнар. Җыелган акчаны мохтаҗларга бүлеп би­рәләр икән. Озакламый хәер сорашучылар күзгә күренеп кими башлаган. Бездә исә мондый алымның файда ките­рәсенә ышануы кыен. Бер­дән, ул автоматлардагы ак­ча­ның тиешле урынга барып җитәсе шик уята. Икенчедән, урам бизнесы хуҗаларының үз ке­ремнә­рен югалтасы килмәячәк. Ә барыбер нәрсәдер уйлап табарга, ниндидер чара кү­рергә кирәк булачак. Хәерчеләр үрчетү килешә торган эш түгел бит.


Рәсим ХАҖИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 24 | 09.02.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»