|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2022 Шоу-бизнес
Ландыш Нигъмәтҗанова: "Кеше белән узышыргамы? Кирәге юк"Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның балалары җыр-моңга гашыйк. Кайвакыт үзләре белән гастрольләргә дә чыгалар. - Без балаларны беркая да йөртмибез, - дип китерә Ландышның сүзләрен "Татар эстрадасы" төркеме. - Ничектер үзеннән-үзe бара, чакыралар, барабыз, җырлыйбыз. Балаларыбыз көне-төне төрле түгәрәкләргә йөрми, без мәҗбүр итмибез. Әлегә аларның фикере йөз төрлегә әверелә. Кем булырга тeлиләр, үзләре сайласыннар. Олы улыбыз Әнвәр җырга бик сәләтле, ләкин мин аны сәхнәгә мәҗбүри алып менмим. Конкурсларга килгәндә, мәгънәсез бер әйбер. Кеше белән узышыргамы? Кирәге юк. Гомергә йөртмәдем конкурсларга, үзем дә кеше белән узышмадым. Хәзер конкурслар чын түгел, бу минем фикер. Ул балага бернәрсә бирми. Фото: соцчелтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|