|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2022 Хәвеф-хәтәр
Казанда җиңел машина локомотив астына эләккәнКазанда җиңел машина локомотив астына эләккән. Фаҗига Восстания – Дәрвишләр бистәсе станцияләре тирәсендә була. Беренчел мәгълүматларга караганда, «Волга» машинасы тимер юл кичүендә чыгып калмакчы була. Электровоз белән бәрелешү машина тимер юл өстендә алып ташлый. Машинада ике кеше була, берсе дә зыян күрмәгән.
Татар транспорт прокуратурасы килеп чыккан хәл буенча тикшерү үткәрә, нечкәлекләр ачыклана. Һәлакәт урынына Татар транспорт прокуроры һәм Казан транспорт полициясе тикшерүчеләре дә барган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: Татар-информ архивы
--- |
Иң күп укылган
|