|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2022 Шоу-бизнес
"Дөньяда иң кадерле кешемнең берсе – син идең…": Динә-Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә югалту
Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсе югалту кичерә. Динә Латыйпованың абыйсы Рафаил вафат булган. Моңа кадәр Рәфәгать исемле абыйсы да бакыйлыкка күчкән иде. Аны 2020 елның октябрендә җирләделәр. «Абый. Рафаил Миннерафыйк улы. Дөньяда иң кадерле кешемнең берсе – син идең… Эх, бу тәкъдир. Ун көн инде шалтыратмыйсың. Мин көн дә бер үк номерны җыям. Әмма: «Әйе, Динә», – дигән кайтаваз гына ишетелми. Бүген төшемә кердең. Бар нәрсә дә элеккечә кебек, ләкин төш кенә шул. Имеш, кечкенә Рәфәгать абый күлмәк тектергән. (Тормышта андый әйберләр тектергәне булмады.) Тегүче шуларны китерде, тапшырырга абый үзе юк. Син тегүчегә күпмедер акча түләдең дә: «Монысы – компенсация, аннары ул үзе түли», – дип, күлмәкләрне алып калдың. «Рәфәгатькә сюрприз булсын әле, болай тиз тегеп өлгертерләр дип уйламагандыр, шатланачак», – дисең. Уяндым да төшемне юрадым. Ике күлмәк. Ике ел эчендә… Икегез дә… Син безгә абый да, әти дә идең бит, йөрәк парәм. Абый, бәгърем. Нигә тәкъдир сәгате болай иртә сукты?! Матур күлмәкләрне төштә түгел, өндә киясе егетләр идегез бит», – дип уртаклаша Динә Латыйпова.
--- |
Иң күп укылган
|