|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2022 Хәвеф-хәтәр
Урманда адашкан 3 хатын-кызны кинологлар белән генә эзләп тапканнарКичә 16.44 сәгатьтә 112 номерына Чаллы янындагы урманда өч хатын-кыздан торган компаниянең адашуы хакында хәбәр килгән. Урынга кинологлар белән бергә коткаручыларның кизү сменасы юл тоткан – алар 20 квадрат километрга якын мәйданда урманны тикшергән һәм кичке җиделәр тирәсендә адашкан хатын-кызларга юлыккан.
Аларның барысын да урманнан алып чыкканнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Моңа кадәр Чаллыда адашкан гөмбәчеләрне көч-хәл белән төнге 12дә тапканнар дип язган идек.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|