|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2022 Шоу-бизнес
Иркәнең ире Артур Шабакаев: «Ир-ат сүзе бер була, хатын кысылма инде» (ВИДЕО)
Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариатында егетләрне махсус операциягә озаттылар. Ирен озатырга дип Татарстанның атказанган артисты Иркә дә килгән иде, дип яза Татар-информ хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина. «Повестка ике көн элек килде. Әзерләнергә бер көн вакыт бирделәр. «Кайтам», - дип вәгъдә бирде. «Кайтам», - дигәч, ышанып торабыз инде. Җиңел түгел. Туганнарыбыз да озатырга килде. Аларны кунак иттек, үзенчә бәйрәм ясадык. Артур безгә борчылуын күрсәтмәде, аның да борчулары бардыр. Әмма без аны сизмәдек», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Иркә әйтүенчә, алар ире белән ун елдан артык бергә. «Тәмле әйберләр пешердем. Артурның әнисе дә килде. «Бәлки, китмәскә берәр җаен табарбыз?» – дигәч тә, «ир-ат сүзе бер була, хатын кысылма инде», - диде. Мин дәшмәскә булдым. Безгә көчне Аллаһы Тәгалә бирә. Артур үзе дә намаз укый. Ир-ат кешенең көчле булуы менә шундый вакытларда сынала», - диде ул.
«Артур безгә борчылырга да, еларга да вакыт бирмәде. Һәрвакыт күңелне күтәрде. Моңсуланмадык. Белгән догаларымны укыйм, хәзрәт тә безне тынычландырды, аның белән дә сөйләштек», - дип сөйләде Иркә.
Иркәнең ире Артур Шабакаев барысы да яхшы булачагына өметләнә. «Ничек җиңел китәсең, шулай ук җиңел әйләнеп кайтасың. Үзебез белән медикаментлар, термокиемнәр, төймәле кесә телефоны алдык», - диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|