поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.09.2022 Могҗиза

Вакыт чоңгылы? Юлда мистик хәл булган

Бу гаҗәеп хәл 1979 елның октябрендә булган. Алдан ук шунысын әйтергә кирәк, әлеге хәлне беркем дә рәсми теркәмәгән. Барысы да шаһитларның сүзләреннән алынган. Алар бу хакта башкаларга да сөйләгән, араларында журналистлар да булган. Соңгылары бу хәл турында мәкаләләр язган.

Хәзер без тасвирлаячак хәл-вакигаларны  “трассада  вакытның күчүе” дип атарга кирәктер,  чөнки ул  нәкъ  трассада – автомобиль  юлында булган.
 
     Шулай итеп, ике ир-ат – берсе Эван, икенчесе Чарли – Аметриканың Луизиана штатында төньякка таба юлланган булган.  Төшке вакыт,  кояш балкып тора,  юл буш диярлек.  Сирәк кенә каршыга машиналар очраган.
 
    Эван белән Чарли буш магистральдән уртача тизлек белән барганнар. Күпмедер вакыттан соң болар алдан баручы бер машинаны куып җиткән. Бу бик иске автомобиль була, бер 40 ел элек сатып алынган кебек. Аны раритет дип  тә атап булыр иде.
 
    Руль артында утырган Эван  машинасын сулгарак алып, раритетны узып китә башлаган. Машиналар тигезләшкәч,  ирләр аның бик  иске булса да, яхшы гына хәлдә булуын күргәннәр. Дөрес, номеры гына сәер тоелган  – анда “1940” дип язылган була.
 
     Ирләр: “Бу машина  берәр шәхси антиквариат автосалоны хуҗасыныкыдыр инде”, -  дип уйлаганнар.  Руль артында яшь кенә хатын-кыз утырган. Ирләр ханымның өстенә кигән киемнәренә игътибар иткәннәр – мондый киемнәрне  моннан 40-50 еллар элек кия торган булганнар. Ханым янында кечкенә малай утырган,  аның киемнәре дә иске модалы булган.
 
      Хатын Эван һәм Чарлига караган.  Аның күзләрендә ирләр ачыктан-ачык курку һәм  паника күргәннәр.  Чарли  тәрәзә пыяласын төшереп: “Ханым, сезгә берәр ярдәм кирәкме әллә?” дип сораган. Яшь ханым “әйе” дигәнне аңлатып, ашыга-ашыга баш каккан.  
 
      Шул чакта Чарли ханымга кулы белән юл читенә ишарә итеп, туктарга тәкъдим иткән.  Хатын сөенеп башын каккан, тизлеген акрынайткан һәм машинасын юл читенә туктата башлаган. Эван белән Чарли  бераз алга китеп туктаганнар. Ләкин ирләр машиналарыннан чыгып, артка борылып карасалар, иске машинаны да, хатынны  да күрмәгәннәр. Барысы да чүлдәге мираж кебек юкка чыккан!
 
      Ирләр шаклар катып, әле уңга, әле сулга караганнар. Раритет машина да, хатын да кая булган соң?!  Алар  бер минут элек кенә машина туктаган урынга карап торганнар, ләкин җилдән башка берни дә тоймаганнар, беркемне күрмәгәннәр.
 
      Шулай һушларын җыя алмый басып торганда яннарына тагын бер машина килеп туктаган.  Аның водителе машинасыннан чыгып, ир-атларга бик сәер караш ташлаган һәм болай дигән: “Сезнең машинагыз юл читенә чыгып туктады, ә икенче машина – ул бик иске иде – күз алдында томан кебек юкка чыкты. Бу ни хәл?!”
 
     Бу хәлләргә шаһит булган кешеләр баштагы мәлдә трассада  вакыт күчкән урынга туры килүләрен аңламаганнар да. Алар моны  “ниндидер массакүләм галлюцинациягә  дучар булдык”  дип уйлаганнар.  Бары тик  күпмедер вакыт үтү белән генә  үзләренең “вакыт чоңгылы”на эләгүләрен аңлаганнар. Аның аша әлеге иске машина 1979нчы елга кергән һәм  шундый ук юл белән үз вакытына чыгып  та киткән.  
 
    Бу хәл бик аз вакыт эчендә булган. Ләкин аның нәтиҗәсендә яшь ханым да бик нык курыккан, ирләр дә күңел тетрәнүе кичергән. Ә бит мондый очраклар булып тора, диләр. Әлбәттә, күпләр нәрсә булганын аңламый да кала.
Автор:Таҗиева Руфина
Фото: Фрипик.ру

---
Өмет
№ --- | 29.09.2022
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»