поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.02.2011 Җәмгыять

Уеннан уймак

Күп нәрсә белим дисәң, озак яшәгәннән сорама, күп йөргәннән сора, диләр бит. Күп йөрүчеләр булып элек заманда извозчиклар саналса, хәзер шәһәр эчендә һәм тирәсендә пассажирлар ташучы таксистлардыр.

Шулай бервакыт Әлмәттән Чаллыга такси яллап кайтырга туры килде. Урта яшьләрдәге, мөлаем йөзле, сүзгә юмарт йөртүче сүз ара сүз китеп, бер вакыйга турында сөйләде.

 

– Әле бу эшемдә өченче генә елымны эшлим, шөкер, әллә нинди хәлләргә юлыкканым юк, – диде ул. – Армиядән кайтуга ерак аралардан йөк ташыдым. Берзаман Чиләбе заводларының берсеннән кыйммәтле товар алып кайтыш. Яңа ел бәйрәмнәре үтүгә әле берничә көн генә. Яшь вакыт, кунакханәдә кунып ятасы килми. Төнлә белән юлга кузгалдым. Шәһәр читенә, олы магистральгә чыгып биш чакрым юл үттем микән, юлда шәрә бер ир-ат гәүдәсен шәйләп алдым. Куллары артка каерып бәйләнгән. Себереп исә торган әче бураннан бөтен тәне дер-дер калтырый. Адәм баласы бит, жәлләдем. Безгә ГАИ постыннан кала, башка җиргә туктарга ярамаса да, туктаттым машинамны. Йөгереп килде кабина ишеге төбенә. Нидер әйтмәкче була, авазлары мөгерәп кенә чыга, һич аңларлык түгел. Төштем янына. Нык бәдәнле яшь кенә ир-ат. Муенында кара целлофан пакет икән. Иң элек элмәкләп бәйләнгән кулларын чиштем моның. Аннан соң ничек җитте шулай, этеп-төртеп кабинага менгезеп утырттым. Аякларын капшап карыйм, бармаклары таш кебек каткан. Юл сумкасында кирәге чыгар дип алган ике шешә аракым бар иде. Шуның берсен ачып, аракы белән моның ике аягын да удым. Чүпрәккә аракы салып аякларын төреп куйдым. Кулларын, бөтен тәнен аракы белән удым. Термос капкачына салып, авызына да берничә йотым аракы салдым. Өстенә машина ремонтлаганда киенә торган әйберләремне кигездем. Ир-егетнең калтыравы бераз басылгач, сүзләре әз генә аңлашыла башлады.

 

– Мине бандитлар ташлап калдырды, – диде.

 

Адресын аңлатмакчы була, һич аңларлык түгел. Чиләбегә кире борылмый чара юк. Шәһәр тирәсендәге беренче ГАИ постына килеп җиткәндә табылдыгым әллә аңын югалтты, әллә эреп йоклый иде.

 

Бездә шулай бит. Үлеп баручыга беренче ярдәм күрсәтүченең үзеннән шикләнәләр. Мине дә тикшерү органындагылар төрле сораулар белән тинтерәтеп бетерделәр. Машинамны базадан хезмәттәшем килеп алып китте. Ә мине алҗытуларын дәвам иттеләр. Әле ярый табылдык егетем үлеп китмәде, йөрәге таза булып бер-ике тәүлектән аңына килгән. Аяк-кул бармакларын, иң яманы – нечкә җирен кисми булдыра алмаганнар. Шактый вакыт салкында торган шул бичара. Күпме машина үткән яныннан, берсе дә туктамаган. Миңа күз яшьләре белән рәхмәт укыды. Адреслар алыштык. Сырхауханәдән савыгып чыккач та үзе эзләп килде Андрей минем янга.

 

Эшмәкәр булган икән. Эшләре бик уңышлы барган. Алма кебек хатыны, баласының гына кадерен белмәгән. Байлык зур булгач, чибәр-чибәр сөяркәләр белән типтереп яшәргә өйрәнеп киткән. Үз ирен яхшылык белән гаиләсенә кире кайтара алмаган яшь хатын көнчелектән үч алу юлына баскан. Шәһәр бандитларына зур акчалар биреп, ирен шәһәр читенә анадан тума чишендереп илтеп ташларга кушкан. Бәрелеш вакытында яшь ир тегеләргә ипләп кенә тамызган. Шул ачудан тегеләр моны шәһәрдән ераккарак алып китеп, кыйнап, башына кара пакет кигезеп, кулларын бәйләп, юл читенә ташлап киткәннәр. Ә хатыны тегеләргә шәһәрдән бер чакрымнан артык китмәскә (башны каплау, кул бәйләү турында сүз дә булмый) кушкан була. Янәсе, бер чакрымнан гына йөгерә-йөгерә кайтыр да, исән калуына шатланып, хыянәт итүеннән туктар дип уйлаган. Ә эш яшь ирнең гомерлеккә инвалид булып калуы белән тәмамланган...


Рәҗәп ӘХМӘТОВ
Татарстан яшьләре
№ 13 | 03.02.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»