|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2022 Криминал
"Бала чагында бик матур иде": күршеләре Ижау мәктәбенә һөҗүм итүче турында сөйләгәнИжауның 88нче санлы мәктәбендә атыш оештыручының гаиләсе хакында күршеләре сөйләгән. Бер ханым сүзләренчә, ул Артём Казанцевны кечкенәдән белән. Әнисе аның белән прогулкаларга чыкканын хәтерли ул. Атучы ирнең гаиләсе кешеләр белән аралашмыйча яшәгән. “Малайны яхшы хәтерлим: балачагында бик матур иде, кара кашлы, түгәрәк битле – курчак йөзле. Әмма барыбер күбрәк өйдә үсте ул. Башка малайлар ихатада йөгереп уйныйлар, кайчагында сугышалар иде, ә ул беркайчан да алар белән булмады”, – ди хатын. Казанцевның икенче бер күршесе мәктәпкә һөҗүм итүче һәм аның гаиләсе йомык булды дип хәтерли. Ир әнисе һәм әбисе белән яшәгән һәм гел өйдә утырган. Әбисе 88нче санлы мәктәптә вахтёр булып эшләгән һәм идәннәр юган. Соңгы ике елда Казанцев урам буйлап балаклавага охшаган кара маска киеп йөргән.
Соңрак интернет челтәрендә Казанцевны психоневрология диспансерында исәптә торган, дип яздылар.
Исегезгә төшерәбез, Удмуртия мәктәбендәге атыш 26 сентябрҗдә теркәлде. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 17 кеше һәлак булган. Аларның 11е – балалар. 24 кеше имгәнгән. Шуларның 22се – балигъ булмаган яшьтә. Республикада 26-29 сентябрь матәм көннәре дип игълан ителде.
Чыганак: lenta.ru
Фото:smartik.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|