поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
27.09.2022 Җәмгыять

Разил Вәлиев: “Бөтен нәрсәм дә бар, миңа сәламәтлек теләгез!"

Санап бетергесез мактаулы исемнәр иясе, милләт сакчысы, дәүләт эшлеклесе, халык шагыйре, сөекле ир, газиз әти, абый, дус, киңәшче, татарның бөек улы Разил Вәлиевнең 75 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан, Г. Камал театрында бәйрәм узды. Якын дусты, шагыйрь Рәдиф Гаташ аны оҗмах тудыручы, дип зурлады.

Гомумән, Разил абый адресына бәйрәм кичәсендә бик күп мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Аны хөрмәт итеп килгән тамашачылар белән зал шыгрым тулы иде. Сәхнәдән яңгыраган һәр чыгыш, шигырь булсынмы, җырмы, әдипнең язганнарыннан өзекләрме, көчле алкышларга күмелде.
 
Бәйрәм кичәсендә еладык та, көлдек тә, уйларыбыз белән әби-бабайлар, әти-әниләр янына, туган якка да кайтып килдек. Чараның эчтәлеге дә бик бай иде. Разил абыйның юморга осталыгы чагылыш тапкан шигырьләр белән бергә, күңелнең нечкә кылларын тибрәндерерлек, хәзерге көндәге халәтебезгә туры килгән гаҗәеп иҗат әсәрләре укылды. 
 
Чараның хөрмәтле кунагы, Разил Вәлиев белән күп еллар дәвамында бергә Дәүләт Советында эшләгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да язучылар, сәясәтчеләр арасында теле, үткерлеге, тапкырлыгы белән республика тормышында тирән эз калдырган шәхес булуын кабат-кабат әйтте. “Авыр заманнарда бергәләп эшләдек. Халык арасына чыгып, җитди сорауларга җавап биреп, бик катлаулы мәсьәләләрне хәл итте. Миңа татар телен өйрәткән кеше дә Разил Вәлиев булды. Аның шигырьләрен көзге каршына басып кычкырып укый идем. Аңламаган сүзләрнең мәгънәсен, тәрҗемәсен сорый идем”, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
 
Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да Разил абый белән хатирәләрен яңартты. Аның яшь чакта ук язылган шигырьләренә тугры булып яшәвен әйтте. 
 
Якташлары исеменнән, Түбән Кама районы башлыгы һәм мэры Рамил Муллин котлады. Разил абыйның туган авылы Ташлыкны үстерүгә керткән өлешен дә югары бәяләде. Авылдашы, сыйныфташы, партадашы, якын дусты Алмаз Хәмзин белән бергә Разил абый үзе дә, баянга кушылып, бик матур җыр башкарды.
 
"Кайчандыр, 13 яшьлек ике малай туган авылыбыз Ташлык мәдәният йорты сәхнәсендә җырлаган идек. Ул вакытта Казан үзәгендә урнашкан Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясарбыз, дигән уйлар хәтта башка да кермәгән иде”, – дип искә алдылар балачакларын. Кечкенәдән үк якты хыяллар, матур планнар белән яшәгән гади генә авыл баласын бүген татар халкы зурлады.
 
Милләтенә, укучыларына, тамашачыларына булган хөрмәтен, яратуын, рәхмәт сүзләрен Разил Вәлиев шигырьләре аша җиткерде. “Минем инде бөтен нәрсәм дә бар. Миңа сәламәтлек теләгез. Әле иҗат итәсе әсәрләрем бик күп”, – диде юбиляр. Сәламәт булыгыз, Разил абый. Озак еллар сезнең яңа шигырьләрегезне, язмаларыгызны укып яшәргә язсын безгә дә. 
 

Динара ӘХМӘТ
Шәһри Казан
№ --- | 27.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»