|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2022 Хәвеф-хәтәр
Баланың тәрәзәдән егылып төшкәнен әтисе күреп торганКичә, 24 сентябрьдә, Уфада биш катлы йортның 3 нче катындагы тәрәзәдән ике яшьлек кыз егылып төшкән. Бу аяныч хәл Баргузин урамының 19/1 санлы йортында булган. Баланың әтисе зур улы белән өе янында уйнап йөргәннәр һәм сабыйның тәрәзәдән егылып төшкәнен күреп калганнар. Әти кеше тизрәк телефоны аша ашыгыч ярдәм чакырткан.
Яшь бала өйдә әнисе белән икәү булганнар. Әнисе өй эшләрен караштырган арада кечкенә кызы тәрәзә төбенә менгән. Ә тәрәзә ачык торган.
Бәхеткә, сабый исән калган һәм әнисе белән икесен дәваханәгә алып киткәннәр.
Фото: пиксабай
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|