|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2022 Җәмгыять
Арчада яшәүче хатын газиз балаларына миллион сум алимент бурычы җыйганАрча районы прокуратурасы 35 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны балаларга алимент түләмәүдә гаепле дип тапкан. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза Татар-информ. Судта ачыкланганча, 2016 елның май аеннан бу хатын балигъ булмаган ике баланы тәрбияләүгә алимент түләргә тиеш булган. Әмма ул нигезле сәбәпләрсез алимент түләүдән кача, моның өчен аңа 100 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә административ җәза бирелә. Гаепләнүчене ана хокукыннан мәхрүм итсәләр дә, ул үзенә тиешле нәтиҗә ясамаган.
Аның алимент буенча гомуми бурыч 1 млн сумнан артып киткән.
Суд хатынны гаепле дип тапкан һәм җиде ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән. Аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылып калыначак.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|