|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2022 Шоу-бизнес
"Сездә рак" - Ләйсән Гыймаеваның тормышы 180 градуска борылганТанылган җырчы, өч бала анасы Ләйсән Гыймаевага куркыныч диагноз куйганнар. Бу хакта ул үзе хәбәр итә: «СЕЗДӘ РАК...» Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте... Тормыш 180 градуска борылды да куйды…
Диагнозны ноябрь уртасында куйдылар. Рак белән авыручылар хакында ишеткәндә дә йөрәк «җу» итә иде, ә күзеңә карап врачның шулай диюе икеләтә, өчләтә авыр...
Моны минем хәлдә калганнар гына аңлар..
Бу хәбәрне ишеткән көн - яңа ел съемкасына туры килде. Тыштан елмаям, эчтә ут-ялкын. Әле алып баручы ролендә идем - барысы да төштәге кебек узды.
Иң беренче башка килгәне - «Миңа күпме яшәргә калган?!»
Кызларым, әни, ирем...
Нишләргә? Кемгә барырга? Нинди врачлардан киңәш сорарга, якыннарыма ничек әйтергә - башымда мең төрле уй..
Барысын да беренче Әнигә әйттем. Гистология анализын белергә клиникага аның белән бергә бардык...
Шунда әнинең ныклыгына шаккаттым! «Җебемә, балаларың хакына нык бул!» диде ул миңа. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер, ләкин миңа сиздермәде...
Декабрь ахырына куелган операцияне 4 күз белән көттем. Мең дә бер анализ, тикшеренүләр үткәндә вакыт туктап калган кебек бик акрын барды…
29 декабрьдә ясалган операциядән соң Яңа елны больницада каршы алдым…
Дәвамы соңрак", - дип яза Ләйсән Гыймаева.
Шулай ук кичә җырчы операциягә кергән дип язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|