|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2022 Мәдәният
Мирсәет Сөнгатуллин гаиләсенә кайгы килгәнРоссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин гаиләсе югалту кичерә. Артистның Мәүсия исемле бертуган сеңлесе 67 яшендә вафат булган. “Сеңлем 8 сентябрьдә арабыздан китте. Яман чир белән авырды. Туган ягым Әлки районы Татар Борнае авылында җирләдек. Гаиләдә алты бала идек. Былтыр апрель аенда энем вафат булды. 60 яшь тә тулмаган иде. Йөрәк белән китте ул. Дүртәү калдык хәзер”, - ди Мирсәет абый.
Мирсәет абыйның авыр кайгысын уртаклашабыз, мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|