|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2022 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль мәктәп укучыларын татар фольклоры белән таныштырды (ВИДЕО)Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «Җырлы-моңлы шигърият» концерт программасы белән Казан шәһәренең 27 нче, 82 нче һәм 88 нче мәктәп- гимназия укучылары өчен чыгыш ясады. Халык фольклорының җырларын, көйләрен, гореф-гадәтләрен бөртекләп җыю, саклап калу – коллективның һәм аның идея рухландыручысы Айдар Фәйзрахмановның төп үзенчәлеге, бурычы. Ансамбльнең артистлары барысы да профессиональ дәрәҗәдә җырлыйлар, бииләр һәм төрле уен коралларында уйныйлар. Аларның кулларындагы гармун, курай, кубыз һәм борынгы кораллар гөслә, саз, сорнай, думбыра, ятаган, җәя гаҗәеп көйле яңгырый. Ансамбль яшьләр, балалар алдында еш чыгыш ясый, яшь буында сәнгатькә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уята, аларны матурлык үрнәгендә тәрбияләүдә үз өлешен кертә. Әлеге очрашуларның бик зур кыйммәте бар – алар милли моңны, телне, милләтне сакларга өнди. Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең концертлары искиткеч энергетикага, җыр-моңга күмелеп үтә.
--- |
Иң күп укылган
|