поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.09.2022 Мәдәният

Бүген танылган сәхнә остасы Алмаз Хәмзинга 75 яшь тулды (ТАРИХИ ФОТОЛАР)

Бүген – 18 сентябрьдә җырчы, конферансье, режиссер, популяр көйләр авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзинга 75 яшь! Сәхнә остасын күркәм юбилее белән тәбрик итәбез, аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, имин тормыш һәм әле озак еллар яраткан тамашачысын үзенең чыгышлары, иҗаты белән сөендереп яшәвен телибез.

Алмаз Хәмзин Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туып үсә. 1977 елда Казан Дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. Студент елларында ук ул Рәфкать Гомәров җитәкләгән «Саз» ансамблендә (1971-1984) җырлый башлый. Ул соңрак төрле елларда Казанда Куйбышев исемендәге Мәдәният сараенда директор урынбасары, «Комсомолец» клубында – директор булып эшли. «Татарстан» телерадиокомпаниясендә – мөхәррир һәм күпсанлы сценарийлар авторы була, «Алмаз плюс», «Шаяру», «Шаян сәхнә», «Капка төбе» һ.б. тапшыруларны оештырып җибәрә. Сәхнәдә йөзләгән концертларның алып баручысы була.

А.Хәмзин 1979-1980, 1996-2000 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – җырчы, режиссер, конферансье, алып баручы булып эшли; 2005 - 2009 елларда Казан театр училищесының татар эстрада бүлеге җитәкчесе, мөгаллиме була. 2009-2013 елларда «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире; бүгенге көндә «Чаян» журналында бүлек мөхәррире, язучы.

А.Хәмзин бик күп җырлар («Зәйтүнәм», «Өмет», «Миләшкәем», «Туган көн», «Сине көтәм» һ.б.), эстрада өчен юмористик хикәяләр авторы, шулай ук монологлар, пьесалар иҗат итә. 2000 елда А.Хәмзиннең «Матбугат йорты» нәшриятында «Мәктәп балалары өчен җырлар», 2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Озак яшисегез килсә...» дигән китаплары басылып чыга. 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2008 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә аңа татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Алмаз Хәмзин. 1998 елның 16 феврале

Алмаз Хәмзин – сәхнәдә. 1992 елның 25 ноябре

Сәхнәдә: Илһам Шакиров, Илдар Кыямов, Алмаз Хәмзин, Рөстәм Вәлиев. Р. Вәлиевнең юбилей концертында. 2011 ел

Җырлый – Алмаз Хәмзин, баянда – Фәрит Хатыйпов. 2016 ел

Татар филармониясе сәхнә ветераннары концерты. Татар филармониясе. 2016 ел

Алмаз Хәмзин Татар филармониясе музее бүлмәсендә. 2017 ел

Алмаз Хәмзинның 70 яшьлек юбилей кичәсе барышында. 2017 ел

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»