поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.02.2011 Җәмгыять

Күргәннең ... күрәсе килә

Роскомтуризм илнең эре туристлык агентлыкларына Мисырга юлламалар сатуны тыйды. Шуңа да карамастан, чуалышлар үзәгенә әйләнгән бу илгә баручылар бетмәде. Ике көн элек тагын 15 ватандашыбыз Мисырга ял итәргә киткән. Бу – батырлыкмы, әллә ахмаклыкмы?

Лев ГЕРШАНОВ, Татарстан ЭЭМның участок милициясе эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы:

 

– Миңа калса, мәгънәсезлек бу. Тик барыбыз да андый түгел. Бернигә карамыйча, үз-үзләрен куркыныч астына куючылар халыкның бер өлеше генә. Мин, мәсәлән, мондый вәзгыятьтә Мисырга чыгып китмәс идем. Башкалар нигә алай эшлиме? Монысы һәр кешенең үзеннән тора. Үз-үзен куркыныч астына кую күренешен урыс менталитетына гына бәйләүчеләр белән дә килешә алмыйм. Чөнки Украина белән Белоруссиядә дә шундый ук хәл булырга мөмкин. Бәлки берәүләрнең планнарын үзгәртәсе килмидер. Икенчеләр исә матбугат чараларына ышанмаска мөмкин. Чөнки журналистлар тавыш куптара, ә чынлыкта барысы да тыныч булып чыга. Бездә бит кеше, үзе тотып карамыйча, бернигә дә ышанмый.

 

Рузия МОТЫЙГУЛЛИНА, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты:

 

– Бу – ахмаклык, әлбәттә. Мин бу көннәрдә Мисырга юллама алып юлга чыгучыларны аңламыйм. Бәлки, аларга юллама бәясен кире кайтарырга теләмиләрдер. Кайберәүләр ялны алдан ук уйлап, акчаны тиененә кадәр саклап тота бит. Шуңа күрә үз фикерләреннән кире кайтмыйлардыр. Монда бернинди батырлык та юк. Ачлык, сугыш барган илдә нинди ял булсын? Телевизордан күреп торабыз: Мисырда халык котырган кебек. Тормышка куркыныч янаган илгә бармас идем.

 

Резидә МӘРДӘНОВА, психолог:

 

– Юк, бу – ахмаклык түгел. Баш күтәрүләр бөтен Мисыр территориясендә бармый бит. Зур шәһәрләрдә халыкка чыннан да ашарга җитми. Чуалышлар шунда чыккан. Мин үзем Мисырда күптән түгел, декабрьдә булдым. Туристлар ял итә торган шәһәрләр, кунакханәләрне саклыйлар. Белмәгән кеше китми бит ял итәргә. Мисырда нәрсәләр майтарылуын алдан ук белеп баралар. Туристларга берни әйтмим. Бу – батырлык та, ахмаклык та түгел. Ә гадәти кызыксыну. Мисырга маҗара яратучылар да барырга мөмкин.

 

Асаф ВӘЛИЕВ, Татарстанның атказанган артисты:

 

– Монда азрак батырлык та, ахмаклык та бар. Безнең халык шундый. Юлламаның очсыз булуына кызыгалардыр. Кайберәүләр Мисырга барып кайткан таныш-белешләреннән андагы хәлләрне сорашып китә. Ял итә торган урыннарда вәзгыять тыныч дип сөйлиләр бит. Минемчә, туристларны ялның арзан булуы кызыктыра. Үзем андый тәвәккәл кеше түгел.

 

Алинә ЗЫЯТДИНОВА, туристлык агентлыгы хезмәткәре:

 

– Безгә Мисырга юллама сату тыела. Туристларга башка илләргә ял тәкъдим итәбез. Мисырга юлламалар март башында гына булачак. Вәзгыять үзгәрсә, әлбәттә. Юлламаны элегрәк сатып алганнарга акчасын кире кайтарабыз. Туристларны да аңлап була. Аларның күбесе ялны алдан ук планлаштырган бит. Туристлар күпләп ял итә торган Хургада һәм Шарм-әл-Шәехтә бар да тыныч.

 

Рафаэль ЛАТЫЙПОВ, җырчы:

 

– Бу – батырлык та, ахмаклык та түгел, ә мәгънәсезлек. Күрә торып үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Ватанны сакларга китсәләр, батырлык булыр иде. Ә мондый “батырлык”ның кирәге юк. Үз-үзләрен сынап карарга телиләр икән, аның башка ысуллары да җитәрлек.



Ватаным Татарстан
№ 22 | 05.02.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»