|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2022 Хәвеф-хәтәр
Машина белән күпердән очканБүген, 15 сентябрьдә төнен Уфада куркыныч авария булган. ЮХХДИ хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Сәгыйть Агиш урамы буенча BMW X3 машинасында зур тизлек белән барган 26 яшьлек водитель Салават Юлаев проспекты аша күпер өстеннән үткәндә каршысына килгән Toyota Corolla һәм Hyundai Solaris автомобильләре белән бәрелешә. Бәрелүдән BMW машинасы металл киртәләргә барып бәрелә һәм күпердән проспектка барып төшә.
Әлеге һәлакәт аркасында BMW водителе һәм Hyundai машинасындагы 20 яшьлек пассажир урында ук җан бирә. Toyota автомобиленең 34 яшьлек водителен дәваханәгә алып киткәннәр.
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|