|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2022 Җәмгыять
Хәле авыраеп, аңы киткәндә хатыны исемен кабатлады...Үзебезгә йорт җиткезеп башка чыккач, ирем улыбыз белән сыерчык оясы да ясап куйды. Кошлар ояны үз иттеләр. Язларын ерак юллар үтеп туган илләренә кайтып бала чыгарганнарын күреп сөенеп йөрим, көзләрен җылы якларга киткәндә артларыннан хәерле юллар теләп озатып калам. Мәрьямбану апаның Ислам абыйсының үкенечле язмышы турында сөйләгәнен хәтерлим. Кошларга бәйле түгелме икән ул язмыш? — Без сугыш чоры балалары, — дип башлады ул сүзен. — Мине абыем карап үстерде. Уенга да алып чыга иде. Миңа өч-дүрт яшьләр чамасы булгандыр, бер вакыйга төш кебек кенә истә калган.
Авылыбыз башындагы инеш аша бик иске, җимерелеп беткән күпер бар иде. Шуның астына, җаен табып, кошлар оя корганнар. Безнең очның абыем кебек җиде-сигез яшьлек малайлары, абый да, шул оялардан кош йомыркаларын алып, ояларын туздырып төштеләр. Ник? Сабый чак бит — абемнан сорарга башка да килмәгән.
Әтием сугышка киткәндә абыема җиде яшь була. Әнием: “Сугыш елларында тормыш авырлыкларын шул балам белән бергә күтәрдек”, — дип елый-елый бик еш искә алды. Ул аның уң кулы, тыянычы, беренче ярдәмчесе була. Тәртипле, тырыш бала мәктәптә дә бик яхшы укый. Өйдә дә хуҗалык эшләре аның өстендә.
Әтиебез сугыштан исән-имин кайтты. Үсеп, авыр эштә чыныгып куйган абый аның уң кулына әйләнә. Әти җиде төрле һөнәр иясе иде, абый да аннан барысына да өйрәнеп үсте. Аннан педагогия училищесында укыды. Армиягә алынып, өч ел чит илдә хезмәт итте. Кайткач, читтән торып институтта укуын дәвам итте. Авыл мәктәбендә математика укытты. Авылга кунакка килеп йөрүче бик чибәр кызга өйләнде. Кәләш тә мәктәптә укытты. Яшь гаиләне бәхеткә күмеп, уллары туды. Күпләрне сокландырып, шулай матур ыгна яшәп ятканда, гүя аяз көнне яшен сукты: хатын баласын алып үз ягына кайтып китте. Гаиләдә бер-береңне яратып, ир хакын, хатын хакын хаклап яшәгәндә генә тормыш зилзиләләрен бергә ахыргача үтеп, бәхетле балалар да тәрбияләп буладыр шул. Булгандыр сәбәпләре. Бу хәл безнең өчен һаман да җавапсыз табышмак. Абый хатынын, улын сагынды. Очарга талпынган канаты сынган коштай, яралы җанын кая куярга белмәде. Авылдан китеп читтә эшләп тә йөрде. Куен дәфтәре күңел кичерешләре, сагынулары турындагы язмалар, шигырьләр белән тулды. Тик ул бәхетле мизгелләрен үткәргән авылыннан аерыла алмады. Үзе кебек ялгызак белән гаилә дә корып карады, ни кызганыч, бүтәнне җанына якын итә алмады. Тормышны, кешеләрне яраткан әзмәвердәй егетнең яшәү дәрте әкренләп сүнә барды. Без дә ярдәм итә алмадык, тирән төшенкелектән чыгарга көч тапмады. Соңгы көннәре урын өстендә үтте. Хәле авыраеп, аңы киткәндә хатыны исемен кабатлады...
Йөрәк һаман да сыкрап тора. Кайчандар ул утырткан, язлар саен чәчәк атып, көзләрен җимешләрен коймыйча аны сагынып көтеп утыручы алмагачлар, чияләр, миләшләр генә калды...
Авыр күңел кичерешләреннән соң азрак тын алып: “Ялгышулардан Алла сакласын!” — дип өстәп куйды Мәрьямбану апа.
К.САБИРОВА. Сарман
--- |
Иң күп укылган
|